Азат Габдрәшитов, Азат Дилфас улы Габдрәшитов (Азат Дильфасович Габдрашитов; 1993 ел, РФ, ТР, Актаныш районы, Мари-Суыксу) — спортчы-көрәшче, дөнья, Россия һәм Татарстан чемпионы, БРИКС илләре уеннарында билбау көрәше буенча чемпион, көрәш буенча халыкара класслы спорт мастерыАзат Габдрашитов стал абсолютным батыром Сабантуя Челнов (фото). chelny-biz.ru,13.06.2026.
Тәрҗемәи хәле 1993 елда Татарстанның Актаныш районы Татар Суыксуы авыл җирлегенә керүче Мари-Суыксу авылында туган27-28 марта в спортивном комплексе «Иман» села Актаныш состоялся турнир по национальной борьбе среди учащихся 1994 г.р. и моложе. Портал муниципальных образований РТ, 28.03.2012. Әти-бабалары Сабан туйларында көрәшкәннәр. Башлангыч сыйныфларда Татар Суыксуы мәктәбендә укыганЛәйсән Газизова. Азат Габдрәшитов: 2026 елдан яңа үлчәү авырлыгында көрәшә башлыйм. Актаныш яңалыклары, 17.11.2025. Мари-Суыксу мәктәбен тәмамлаган. Спорттагы беренче адымнарын туган районында тренер Раил Сираев кул астында башлаганСәрия Гарипова. Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Узган ел бер дә җиңелмәдем». Шәһри Чаллы, 8.03.2025, соңрак уку һәм спорт карьерасын дәвам иттерү өчен Яр Чаллы шәһәренә күченгән. 2012 елдан Чаллыда яши, Түбән Камада машина йөртүче булып эшли. Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында (филиал) укыган. 19 яшьлек студент чагында, ул Бөтенроссия мөселман яшьләре көрәш турнирында (Яр Чаллыдагы «Витязь» спорт комплексында узган) 80 кг авырлык категориясендә өченче урынны алганАзат Габдрашитов занял III место на всероссийском турнире мусульманской молодежи по борьбе куреш. Актанышский муниципальный район, 16.04.2012.
2013 елдан спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә. Күнегүләрне Марат Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбенең көрәш залында ясыйРуслан Асанов. « Хочу победить всех и выиграть все, пока возраст и силы позволяют». Челнинские известия, 18.06.2025. Чаллы көрәш федерациясе ачылгач, Чаллы командасы өчен көрәшә башлаган. Тренеры — билбау көрәше буенча югары категорияле тренер, Россиянең атказанган тренеры профессор Рәкыйп Нәҗип улы Фәйзуллин Файзуллин Ракип Назипович. GONGTV Шахтерский Сабантуй: кузбасские спортсмены проявили себя в борьбе корэш. Федерация спортивной борьбы Кемеровской области, 28.06.2021.
Спорттагы уңышлары 2021 — Халыкара шахтерлар Сабан туе (Кемерово)Максим Серков. В Кемерово на новой площади прошел шахтерский Сабантуй: фоторепортаж с международного шахтерского Сабантуя в Кузбассе, 27 июня 2021 года - 28 июня 2021. НГС42.ру, 28.06.2021 — 90 кг авырлыкта 3нче урын 2024 — V Бөтендөнья күчмәннәр уеннары (Астана) — көрәштә 90 кг авырлыкта 2нче урынСвятослав Арутюнов. Степная Олимпиада. В Астане завершились Всемирные игры кочевников. profile.ru, 17.09.2024 2024 – БРИКС уеннары (Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда) чемпионы. 90 кг авырлык категориясендә Иранлы көндәше Юнес Пахлаванзадехны җиңгән «Эта победа – за отца»: Татарские борцы – чемпионы БРИКС. Миллиард.татар, 26.06.2024лава района Ленар Зарипов встретился сегодня с борцом из Актанышского района Азатом Габдрашитовым, который стал чемпионом по борьбе на поясах в Играх стран БРИКС. Актанышский муниципальный район, 3.07.2024 2025 — Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) Победы 2025: чемпионами Татарстана по борьбе корэш стала сборная Набережных Челнов. nabchelny.ru, 21.01.2025 — 90 кг авырлыкта җиңүче Победители Премии «Манзара» — 2025 и Чемпионата РТ по Корэш. GongTV 2025 — Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш турнирында 90 кг авырлык категориясендә беренче урынны алганСтали известны победители турнира по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля. Татар-информ, 16.02.2025 2025 — Чаллы Сабан туе баш батыры (баш батырга 3 миллион сумлык «комфорт» комплектациясендәге 7 урынлы «Soueast S07» Кытай кроссоверы тапшырылган). Финалда ул икенче ел рәттән Ранис Гыйләҗетдинов белән очрашканЧелнинские борцы собрали главные призы районных Сабантуев. «Вести КАМАЗа», 8.06.2026 2026 — Чаллы Сабан туе баш батыры (көрәш ярышларының финалында Эльдар Хәмитовны 3:2 исәбе белән җиңеп чыккан) — «Лада Веста» автомобиле тапшырылганЗөлфия Шәвәлиева. Чаллы Сабан туеның баш батырына «Лада Веста» автомобиле тапшырдылар. Интертат, 13.06.2026 2026 — Кайбыч районы Сабан туе баш батыры (үз авырлыгында җиңгән өчен телевизор һәм баш батырга төп бүләк — мини-трактор тапшырылган)Батыр Сабантуя 2026 года Азат Габдрашитов. Кайбицкий муниципальный район, 8.06.2026 2026 ― Абхазия Сабан туеның абсолют батыры (төп бүләк ― автомобиль ачкычын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган) Абхазия Сабан туеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды. Татар-информ, 3.07.2026
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 — Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры 2022 — Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры 2025 — Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастерыПриказ Министерства спорта РФ от 30.06.2025 г. № 136-нг
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Фирүзә, улы Билал (2022) Абсолютный батыр Сабантуя: как Азат Габдрашитов завоевал главный приз! Клип сообщества Челнинские известия Вконтакте, 17.06.2025. Эшкуарлык белән шөгыльләнәЛяля Гайфутдинова. Батыр Сабантуя Челнов Азат Габдрашитов перенес операцию на руке. «Челнинские известия», 2.08.2025.
Искәрмәләр
Сылтамалар Абсолютный батыр Сабантуя: как Азат Габдрашитов завоевал главный приз! Клип сообщества Челнинские известия Вконтакте, 17.06.2025
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Русия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Казан химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Казан федераль университетының Яр Чаллы институтын тәмамлаучылар