Банкның пассив операцияләре — акча ресурслары мобилизацияләү операциясе ул: кертемнәр кабул итү (депозит); башка банклардан һәм үзәк банктан кредитлар алу; үзкыйммәтле кәгазьләрен чыгару. Бурычка алган бу акчалар — коммерция банкы эшчәнлегенец нигезе.Қаржы-экономика сөздігі. — Алматы: ҚР Білім және ғылым министрлігінің Экономика институты, «Зияткер» ЖШС, 2007. ISBN 978-601-215-003-2

Банкның актив операцияләре — акчаларны урнаштыру операцияләре: вакыты һәм күләме буенча төрле кредитлар бирү. Белгәнегезчә, банклар бирелгән кредит өчен заемчыдан процент рәвешендәге түләү ала. Кредит операцияләре банк бизнесында иң керемле статья булып тора, ләкин бер үк вакытта ул тәвәккәллек сорый. Ссуданы кире кайтармау, процентлар түләмәү, кредитны кайтару вакытын бозу куркынычы бар. Мондый шөбһә коммерция банкларын заемчының кредит каплау сәләтен бәяләүнең нәтиҗәле алымнарын эзләргә мәҗбүр итә.

Хәзерге заман эре коммерция банклары үз клиентлары өчен 300 гә кадәр төр операция үткәрә һәм хезмәт күрсәтә, моңа алдарак атап кителгәннәрдән тыш кыйммәтле кәгазьләр һәм валюта сатып алу һәм сату, сейфта кыйммәтле әйберләр саклау һ.б. керә.

Искәрмәләр

Төркем:Финанс Төркем:Икътисад