Адилә Солтан сарае () ― элеккеге солтан империясе резиденциясе, соңрак анда кызлар өчен мәктәп ачалар. Хәзерге вакытта Төркиянең Истанбул шәһәре янындагы Кандиллида мәдәни һәм мәгариф үзәк булып тора.

Тарих Сарай архитектор Саркис Бальян проекты буенча солтан II Мәхмүт (1789—1839) кызы һәм I Габделмәҗит (1823—1861) һәм I Габделгазиз (1830—1876) солтаннарның апасы Адилә Солтан (1826—1899) өчен төзелгән. Ул 1856 елда сеңлесенә I Габделмәҗит солтан бүләк иткән павильон урынында төзелә. Сарай аның икенче абыйсы, I Габделгазиз солтан заказы буенча 1861 елда Саркис Балян тарафыннан төзелә. Ул Босфор бугазының Азия яр буе уртасындагы борында урнашкан калкулыкта тора. Мондый урнашу Босфор, Мәрмәр һәм Кара диңгезнең матур панорама күренешен ача. Сарайның 17 000 м² кишәрлегендә 55 бүлмә булган.

Адилә Солтан, Госманлы нәселеннән үзенең Диваны булган бердәнбер шагыйрә. 1868 елда ире Мәхмәт Али-паша үлгәнче сарайда яши. Адилә үлгәннән соң, аның соңгы ихтыяры нигезендә, 1899 елның февралендә бинада кызлар өчен урта мәктәп ачыла. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, бина кыска вакытка хәрби министрлык контроле астына күчә. Бары тик 1916 елда гына, Госманлы журналист Сельма Рызаның актив катнашында, биредә кызлар өчен мәктәп ачыла, һәм беренче чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне 1920 елда тәмамлыйлар. 1924 елда урнашкан урыны буенча уку йорты Кандиллидагы кызлар өчен урта мәктәп дип атала башлый. 1969 елда урта мәктәп сыйныфлары яңа бинага күчәләр. Иске сарай мәктәп укучылары өчен интернат буларак 1986 елга кадәр кулланыла, ул кыска ялганыш аркасында янып бетә.

Сарай бинасы элеккеге мәктәпне тәмамлаучылар һәм хәйриячеләр, бигрәк тә миллиардер һәм филантроп Сакыйп Сабанҗи иганәләре ярдәмендә торгызыла. Хәзер сарайда аның исемендәге мәдәни һәм мәгариф үзәге ачылган.

Сарай 5 625 м² мәйданны били һәм 500 кешегә исәпләнгән киңәшмәләр һәм банкетлар өчен овал залны, һәркайсы 200 кешегә исәпләнгән ике конференц-залны, коктейльләр һәм күргәзмәләр өчен 1 300 1 300 м² залны, 30-40 урынга исәпләнгән 20 конференц-залны, музей, 150 урынга исәпләнгән ашханә һәм 60 кешегә исәпләнгән кафены үз эченә ала.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Адилә Солтан сараеның рәсми сайты Адилә Солтан сарае турында Radikal газетасында  Адилә Солтан сарае турында Sabah газетасында  Сакыйп Сабанҗи сайты 

Төркем:1861 елда төзелгән биналар һәм корылмалар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Төркия уку йортлары Төркем:Төркия архитектурасы