«Тугай» мәчете () ― Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Димтамак Яссы Тугай авылында 2026 елның 2 маенда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН составындагы Ютазы мөхтәсибәте карамагында. Ютазы районында гамәлдәге 14нче мәчет (2026 елга).
Тарих
Яссы Тугай авылы революциядән соң барлыкка килгән. Беренче күчеп килүчеләр Әбсәләм авылыннан булалар, алар бирегә 1924 елда килгән. 1928 елның язында бирегә Урыссу (Иске Урыссу) авылыннан татарлар күчеп килгәнЯссы-Тугай: светлая долина для татарского чемпиона. History by Лилия Габдрафикова, 22.11.2020. 1938 елда авылда 405 кеше, 1949 елда 475 кеше, 1989 елда 248 кеше, 2020 елда 155 кеше яшәгәне билгелеЯссы-Тугай. Татарская энциклопедия TATARICA.
Яссы Тугай 2025 елда оешуына 100 ел тулуны билгеләп үткән. Мәчет төзелеше шул елның сентябрендә башланган: төзелеш нигезенә таш салынганЮлия Давлетбаева. В Ютазинском районе открыли новую мечеть, она стала 14-ая по счету. «Ютазинская новь», 2.05.2026. Төзелеш авыл халкы һәм хәйриячеләр акчасына төзелгән. «Уңыш» ҖЧҖ директоры Айнур Әхмәдиев, «Коннект Ойл» ҖЧҖ директоры Илгиз Галиев, шулай ук Эргаш Гаипов, Рафис Ильясов һәм Рәмис Галиев үз өлешен керткән.
2026 елның 2 маенда гыйбадәтханә тантаналы рәвештә ачылган. Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, шулай ук күрше-тирә район мөхтәсибләре катнашкан.
Тасвирлама Бинаны төзү өчен керамзит-бетон блоклар һәм кирпеч кулланылган. Мәчет 75 квадрат метр мәйданлы, 50-60 кешегә исәпләнгән бер катлы бинадан гыйбарәт. Мәчет тәһарәтханә белән җиһазландырылган. Бина барлык инженерлык коммуникацияләренә тоташтырылган: котельная бар, су һәм электр кертелгән. Якын киләчәктә газга тоташтыру көтелә, хәзерге вакытта бина электр белән җылытылаЮтазы мөхтәсибәтендә «Тугай» мәчете ачылды. ТР МДН, 2.05.2026.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ютазы мөхтәсибәтендә «Тугай» мәчете ачылды. ТР МДН, 2.05.2026 Яссы-Тугай авылына 100 ел. vk.com видео, 3:32
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2026 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Ютазы районы мәчетләре