Айсылу Сагайдак, Айсылу Шамил кызы Сагайдак, кыз фамилиясе Усманова (Айслу Шамилевна Сагайдак (Штырина Интернет-публикация посвящена жизни и творчеству Шамиля Хайрулловича Усманова (1898―1937)), 1921 елның 9 июне, РСФСР, Төркистан АССР, Ташкент ― билгесез) ― табиб-физиотерапевт, әтисе — татар язучысы һәм хәрби-сәяси эшлеклесе Шамил Хәйрулла улы Усманов (1898―1937) турында китаплар авторы Сагайдак А. Ш. Комиссар. «Конкордо», 1.03.1992.

Тәрҗемәи хәле

1921 елның 9 июнендәСагайдак Айслу Шамилевна — сохранить память о людях и делиться исследованиями. Familio РСФСР составындагы Төркистан АССР башкаласы (1921―1924 елларда) Ташкент шәһәрендә туган. Әтисе белән әнисе 1920 елда АТССР оешу хөрмәтенә оештырылган балда танышканнар. Әтисе ― Шамил Хәйрулла улы Усманов (1898–1937), татар совет язучысы-драматургы һәм хәрби-сәяси эшлеклесе, 1937 елда репрессияләнгән, 1955 елда акланган Усманов Шамиль Хайруллович. Татарская энциклопедия TATARICA. Әнисе ― Азик Вәлиулла кызы Алимбәк (1953 елда авырып вафат булган), КПСС әгъзасы, доцент. Шамил Усманов 1920 елның августыннан 1921 елның азагына кадәр мобилизация буенча Төркистанда эшләгән, Төркфронтның Реввоенсоветында, Наркомпрос һәм Бухвоенкоматта җаваплы урыннар биләгән, 1923 елның ноябрендә мәдәни эш алып бару өчен Һөнәр берлекләренең Төрекмән республика советы карамагына җибәрелгән булган «Запоздалый приказ» Усманова. «Гасырлар авазы», 12.11.2024.

Гаилә таркалгач, Айсылу әтисе тәрбиясендә калган. Әтисе кызының үсеше өчен бөтен шартларны тудырган. Айсылу атасы кулында үскән. Шамил Усманов Казаннан Мәскәүгә күчеп килгәч (1929 елның ахыры), Хөкүмәт йортының беренче катында яшәгән, анда Айсылу ишегалдында Совет җитәкчеләренең балалары белән уйнап үскән.

Айсылу Казанда әтисе һәм аның икенче хатыны җырчы Асия Измайлова (1903―1993) белән яшәгән (бу никах та Шамил Усманов кулга алынуга 1,5 ел кала таркалган, әтисе үлгәч тә, Айсылу озак еллар Асия Измайлованы «әни» дип йөрткән), кыз бала балалар йортына җибәрелмәгән, туганнары белән калган һәм 1939 елда Казанның Белинский исемендәге 19нчы урта мәктәбен тәмамлап Марина Садовникова. Школа №19: знаменитая «Белинка». history-kazan.ru, 05.01. 2005, Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга кергән. Бөек Ватан сугышы вакытында укуын калдырып торган һәм госпитальдә шәфкать туташы булып эшләгән. 1948 елда институтка кире кайткан һәм аны 1950 елда тәмамлаган. Алда торган чит ил командировкасына бәйле рәвештә лаборатория буенча махсуслашу узган. 1951 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Кытайда гомуми практика табибы булып эшләгән.

1959 елда Казанга гаиләсе белән күчеп килгән. Аңа кадәр 4,5 ел ире институтны тәмамлагач эшкә җибәрелгән Ташкентта яшәгән, клиник лаборант булып эшләгән.

Репрессияләнгән әтисенең намусын торгызу һәм аның ил мәдәниятенә керткән өлешен бәяләү буенча зур эш башкарган: Шамил Усмановның полкташлары белән очрашкан, аларның истәлекләрен җыйган.

1990 елларда Казан шәһәрендә яшәгәнУсманов Шамиль Хайруллич (Хайруллович, Хайруллаевич). ЦентрАзия. Җиңүнең 60 еллыгын (2005) каршылаган Сагайдак Айслу Шамилевна. Список ветеранов, заставших 60-летие Победы, по данным Победители.ру.

Әдәби эшчәнлеге Әтисе Шамил Усманов турында китаплар авторы буларак билгеле. 1982 елда өлкән яшьтәге мәктәп балаларына тәгаенләнгән «Глазами памяти» (Хәтер күзләре белән) дигән китап бастырган. 1988 елда әлеге китапның эшкәртелгән һәм тулыландырылган икенче басмасы чыккан.

2014 елда Татарстан китап нәшриятында Шамил Усманов шәхесе белән бәйле «Перебитые крылья» (Сынган канат) тарихи романы басылганСагайдак-Усманова, А.Ш. Перебитые крылья. Казань: ТКИ, 2014. ISBN 978-5-298-01761-9.

Хәтер 2023 елның 20 декабрендә Казанда Милли китапханә сәхнәсендә Шамил Усмановка багышланган 40 минутлык спектакль күрсәтелгән. «Сынган канат» дип аталган пьесаны драматург Хәбир Ибраһим әдәби кичә өчен махсус язган. Аны режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәләштергән. Рольләрдә Камал театрының яшь артистлары уйнаган. Шамил Усмановның кызы Айсылу ролендә Рәйхан Габдуллина уйнаганРифат Каюмов. Илсөяр Иксанова: Шамил Усмановның милләт өчен эшләре зур һәм тиешенчә бәяләнмәгән. Татар-информ, 21.12.2023.

Искәрмәләр

Сылтамалар Автобиография Айслу Шамилевны Сагайдак. Интернет-публикация посвящена жизни и творчеству Шамиля Хайрулловича Усманова (1898―1937)

Төркем:Табиблар Төркем:Сәяси репрессия корбаннары Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Шамил Усманов