Хильда Гобби (; 1913 елның 6 июне, Будапешт — 1988 елның 13 июле, Будапешт) — маҗар театр һәм кино актрисасы. Кошут исемендәге премия лауреаты (1949), Маҗарстанның Атказанган артисты (1950). Маҗарстан композиторы, дирижёр һәм скрипкачы Алайош Гобби (1842—1932) оныгы.
Тормыш юлы Хильда Гобби 1932 елдан 1935 елга кадәр Будапештта Драма сәнгате академиясендә укый. Академияне тәмамлаганнан соң Милли театрда эшли башлый. Антифашист хәрәкәтендә катнаша, эшчеләр өчен спектакльләр оештыру белән шөгыльләнә. 1945 елда генерал-майор Иван Замерцев ярдәме белән Будапештта Милли театр яңадан ачылгач, Хильда Гобби театр тормышына актив кушыла, сәхнәдә күп чыгыш ясыйГ. Герасимова Знакомьтесь: Хильда Гобби! // журнал «Огонёк». 1982. 1957 елдан Аттила Йожеф театры труппасында актриса булаГобби Хильда // Театральная энциклопедия (под ред. П. А. Маркова). — М.: Советская энциклопедия, 1963. — Т. 2.. Будапештта маҗар театр сәнгате музеен булдыру инициаторы була. 1979 елда пенсиягә чыга, ләкин иҗтимагый эшчәнлектә катнашуын дәвам итә. 1982 елда Иожеф Катона театрына нигез салучылар арасында була.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланганчы театрда күбесенчә комедия һәм фарсларда уйный. 1940—1950 елларда үзенең иҗади репертуарын киңәйтә. Аның иң яхшы театр рольләре арасында Любовь Яровая (Константин Тренёвның шул ук исемле әсәре), королева Гертруда (Иожеф Катонаның «Банк-бан» әсәре), Ниловна (Максим Горькийның «Әни» әсәре), Васса Железнова (Максим Горькийның шул ук исемле пьесасы). «Укытучы әфәнде Ганнибал» (1956), «Истанбул казначее мирасы» (1962), «Дороття» (1973) һ.б. кинофильмнарда төшә. 20 ел дәвамында «Семья Сабо» радиотапшырулар сериясендә катнаша. Бөтен карьерасы дәвамында берничә йөз театр ролен уйный.
1988 елның 13 июлендә Будапештта вафат була. Фаркашрети зиратында җирләнгән.
Васыятында Иҗат йорты буларак үз дачасын Милли театрга тапшырырга тәкъдим итә.
Искәрмәләр
Төркем:Кошут премиясе лауреатлары Төркем:Будапештта вафатлар Төркем:1988 елда вафатлар Төркем:13 июль көнне вафатлар Төркем:Будапештта туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1913 елда туганнар Төркем:6 июнь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Маҗарстан актрисалары