Камил Фазлый, Камил Нәҗми улы Фазлетдинов (1949 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, БАССР, Бәләбәй районы, Тузлыкуыш ― 2025 елның 23 июне, шунда ук Ушел из жизни писатель и журналист. Белебеевские известия Вконтакте, 23.06.2025) — язучы, укытучы, мәктәп директоры. БР мәгариф алдынгысы (1994), БР атказанган укытучысы (2005). РФ Президенты гранты иясе (2006). БР язучылар (1997), РФ журналистлар (2005) берлекләре әгъзасы, БР Фатих Кәрим (2000), Динис Бүләков (2009) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Бәләбәй районының почётлы гражданы (2017).
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 15 февралендә Башкортстан АССР Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Туган авылында урта белем алгач, Байморза сигезьеллык мәктәбендә укыта. Бәләбәй эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, хәрби хезмәттә була. БДУның филология факультетын тәмамлагач (1975), лаеклы ялга чыкканчы туган авылында укытучы булып эшли, унбер ел мәктәп директоры була.
2025 елның 23 июнендә 76 яшендә Тузлыкуыш авылында вафатЛәйсән Якупова. Хуш, Камил абый. Кызыл Таң, 23.06.2025Дилбәр Сөләйманова. Язучы Камил Фазлый вафат. Тулпар, 23.06.2025.
Иҗаты Беренче «Тырыш пионер» шигыре җиденче сыйныфта укыганда языла, 1963 елда «Башҡортостан пионеры» (Башкортстан пионеры, 1991 елдан «Йәншишмә») газетасында дөнья күрә . Сатира һәм юмор өлкәсендә иҗат итә. Шигърият һәм проза жанрларында бердәй актив яза. Татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Проза әсәрләре һәм шигырьләре «Бельские просторы» журналында рус телендә дөнья күрәКамил Фазлый. БР әдәби картасы .
Китаплары Һаҡаллы сабый (Сакаллы сабый): поэма, юмористик шигырьләр. Уфа: «Китап», 1996. ISBN 5-295-01618-8 Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. Уфа: «Китап», 1999. Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. Уфа: «Китап», 2004. Әкәмәт эзләр. Уфа, 2009. Һәр берегез бәхет бөртегем: шигырьләр. Уфа, 2015. Тәпәләй ауылы яңылыҡтары: повестьлар һәм хикәяләр. Уфа, 2016. Ел осорған ауыл (Җил очырган авыл): сатирик һәм юмористик әсәрләр. Уфа: «Китап», 2017.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1994 ― БР мәгариф алдынгысы 2000 ― Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия 2005 ― БР атказанган укытучысы 2006 ― «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсы җиңүчесе 2009 ― Динис Бүләков премиясе 2017 ― Бәләбәй районының почётлы гражданы Шәхси тормышы Гаиләле. Уллары Илдар (1978) белән Илдус, журналистлар.
Искәрмәләр
Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (nөзүчеләр Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1
Сылтамалар Камил Фазлый. «Әдипләр» (Әхмәт Дусайлы порталы). Камил Фазлый. Башкирская энциклопедия Шигырьләре. «Башҡортостан ҡыҙы» Җил очырган авыл. Сатирик повесть. Илдус Фазлетдинов тәрҗемәсе. Мегалит (евразийский журнальный портал)
Төркем:Укытучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган укытучылары Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Бәләбәй районының мактаулы гражданнары