Һинд дине Азәрбайҗанга Бөек Ефәк Юлы буенча сәүдәгәр һиндлеләр белән бергә үтеп кергән. Азәрбайҗанга зиярәт кылган һиндле сәүдәгәрләрнең күпчелеге Мултаннан һәм Синдхтан булган (хәзерге Пакистан). Һиндстанда Британия колониаль хөкүмәте урнашудан соң, Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Кавказдан киткән.

Азәрбайҗанда Һинд диненең булуның төп архитектура һәйкәлләренең берсе булып XVII гасырда нигезләнгән утка табынучылар Атешгях гыйбадәтханәсе тора.Rare Hindu temple in Muslim Azerbaijan  — Sify.com Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Һинд дине тарафдарлары бу урында гыйбадәтханәне нигезләгәнчегә кадәр озак вакыт элек табына торган булганнар.Observations from the Ancients Farid Bakharov — Azerbaijan International

1880-енче елларда Бөтенроссия Императоры Александр III Азәрбайҗанга зиярәте вакытында Һинд диненең ритуаль церемониясендә булган, ул соңгыларның берсе булган: 1890-ынчы елларга барлык һиндле сәүдәгәрләр Азәрбайҗан территориясеннән киткән.My Travels Outside Bombay — Ervad Shams-Ul-Ulama Dr. Sir Jivanji Jamshedji Modi B. A., Ph. D. C. I. E.

2012 ел бирелгән мәгълүматлары буенча, Азәрбайҗанда бердәнбер теркәлгән Һинд дине оешмасы булып Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте (ИСККОН) тора. Азәрбайҗан матбугаты фараз итүенчә, Гаудия-вайшнавизмга күчкән Азәрбайҗанлылар саны берничә дистә булырга мөмкин.AZERBAIJAN MOVES TO IMPOSE TIGHTER CONTROL OVER RELIGIOUS ORGANIZATIONS  — Eurasian netInternational Religious Freedom Report 2006, Azerbaijan — U.S. State Department Кришнаитларның Азәрбайҗанда бер рәсми теркәлгән җәмәгате бар, Бакы шәһәрендә.

АКШ Дәүләт Департаменты мәгълүматы буенча, 1996 елда Азәрбайҗан хөкүмәте тарафыннан 35 000 Кришнаит китабы конфискацияләнгән. Шуларның 20 000-е ИСККОН-ның Бакы филиалына 2002 елның октябренда кайтарылган булган.Azerbaijan

Сылтамалар Официальный сайт Международного общества сознания Кришны в Азербайджане ISKCON in Azerbaijan AZERBAIJAN: Destruction for Krishna books as religion chief denies censorship Krishna stopped from preaching outside Baku List of Registered Religions in Azerbaijan Rare Hindu temple in Muslim Azerbaijan In search for an ancient Hindu temple in Azerbaijan

Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Азәрбайҗанда дин