Илсур Гәрәй улы Һадиуллин ( яки , 1964 елның 18 октябре, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Таулар) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент. РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре (2002), Татарстанның атказанган укытучысы (2010). 2017 елның декабренә кадәр Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы, 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры (2018—2020 елларда министрның беренче урынбасары). Педагогика һәм социаль фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1964 елның 18 октябрендә Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Таулар авылында туган. Әтисе — зоотехник, әнисе — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике генә имтихан тапшырып, пединститутның химия-биология факультетына укырга керә. Бер курсны тәмамлауга, хәрби хезмәткә алына. «Биология һәм химия укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1989), педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.

Хезмәт юлы 1989 елдан Мамадыш районында укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры. 1991 елдан Казанда: 13нче татар гимназиясе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары. 1993-1994 елларда Казаннның 71нче мәктәбе директоры. 1994-1997 елларда Казаннның 155нче гимназия директоры. 1997-2002 елларда Татарстан мәгариф министры урынбасары, беренче урынбасары. 2002-2004 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары. 2004-2007 елларда ТР мәгарифне үстерү институты (элекке ТУБКИ) ректоры. 2007-2017 елларда Казан шәһәре башкарма комитетынының мәгариф идарәсе башлыгы. 2018-2020 елларда Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. 2020 елның 19 сентябреннән Татарстан мәгариф һәм фән министры Министерство образования и науки Татарстана возглавил Ильсур Хадиуллин. news.rambler.ru, 19.09.2020.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2002 «РФ гомуми белеменең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе 2006 «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе 2010 Татарстанның атказанган укытучысы 2014 «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) – «күпьеллык уңышлы эшчәнлеге һәм республика мәгариф системасына керткән зур хезмәте өчен» сайты, 29.10.2014 2024 ― РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты ― мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашырган өченОфициальный telegram-канал Министерства образования и науки Республики Татарстан

Шәхси тормышы Өйләнгән. Хатыны Нәсимә, укытучы. Улы Рушан ― икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, кызы Камилә – телләр буенча белгеч, инглиз, француз телләреннән укытаЭнҗе Габдуллина. Һадиуллин балалары турында: Шәһәрдә туып, рус бакчасына йөрсәләр дә, татарча сөйләшәләр. Татар-информ, 29.03.2024.

Искәрмәләр

Әдәбият Азат Ахунов. Илсур Һадиуллин - кризис чоры менеджеры . «Идел», 2007 ел, № 8. Илсур Һадиуллинга тапкырлау таблицасын өйрәнмәгән өчен әнисе икеле куйган. «Шәһри Казан», 19.02.2015

Сылтамалар ТР мәгариф һәм фән министрлыгының «Рәсми Татарстан» порталындагы сәхифәсе Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде . «Татар-информ» МА, 08.01.2018 Дарья Коновалова. Ильсур Хадиуллин вновь стал первым замминистра образования Татартана. «Комсомольская правда», 09.01.2018 Хадиуллин Ильсур Гараевич . Деловой интернет-портал TatCenter, 09.01.2018 Это человек, вышедший из национального образования. Бурганов нашел себе первого зама. «Бизнес-Онлайн», 27.12.2017

Шулай ук карагыз

Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар Төркем:Ректорлар Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган укытучылары Төркем:РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр