Чәләби — төрек телендә кулланылган титул, хөрмәтләп эндәшү сүзе, соңрак тәхәллүс. Сөләйман Чәләби (1377-1411), шаһзадә, Госманлы империясендә идарәче (1402-1411). Муса Чәләби (1388-1413), шаһзадә, Госманлы империясендә идарәче (1411-1413). Мәхмәт I Чәләби (1387-1421), Госманлы империясе солтаны (1413-1421). Әүлия Чәләби (1611-1682?), Госманлы империясе сәяхәтчесе. Хаҗи Чәләби хан (?-1755), Шәки ханлыгы ханы (1747-1755) Кятиб Чәләби (1609-1657), тарихчы галим, язучы. Хәзарфән Әхмәт Чәләби (1609-1640), Босфор бугазын беренче очып чыгучы. Кыналызадә Хәсән Чәләби (1546-1604), XVI гасыр госманлы шагыйре. Әхмәт Чәләби (1944-2015), Гыйрак президенты (2003). Хәсән Чәләби (1937), хаттат.