Илдус Мостюков (Илдус Шәйхелислам улы Мостюков, , — , ) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1980). 50 фәнни хезмәт авторы, уйлап табуларга 24 автор шәһадәтнамә иясе, техник фәннәр кандидаты, профессор. Тәрҗемәи хәле 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механик-технологик техникумын тәмамлаганнан соң, «Казэнерго» берләшмәсендә хезмәт эшчәнлеген башлаган, анда ул техник-электриктан диспетчер хезмәтенең өлкән инженерына кадәр эшләгән, шул ук вакытта читтән торып Мәскәү энергетика институтында укыган. Шуннан соң укырга Казан авиация институтының радиотехника факультетына укырга күчкән һәм аны тәмамлаган. Радиолокация өлкәсендә эшләгән, эшләре халык хуҗалыгында да кулланылышка кертелгән булган. Вафаты 2024 елның 6 июлендә 96 яшендә вафатТанылган галим – Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат. Татар-информ, 6.07.2024.
Хәтер 2024 елның 30 августында Казанның Илдус Шәйхелислам улы 2020―2024 елларда яшәгән М. Горький урамындагы 3Б йорт диварына мемориаль такта куелган (авторы скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова) В День Республики Татарстан открылась мемориальная доска Герою Социалистического труда Мостюкову Ильдусу Шайхульисламовичу. Министерство культуры Республики Татарстан, 30.08.024. Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр