Девятаев урамы () — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Казан елга портының вокзалыннан Татарстан урамына, автовокзалга кадәр сузыла. Порт, Мехчылар, М. Гафури, К. Якуб урамнары белән кисешә. Елга вокзалы белән «Водник» стадионы арасында урамны тимер юл кисеп үтә. Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (чын фамилиясе Девятайкин)Николай Черкашин. «Небо моя обитель...». «Столетие» (интернет-газета), 13.08.2015 (1917-2002) исемен йөртә.
Тарих Элек урам урамының (1920-еллардан 1965 елга кадәр Вокзал урамы, 1920-елларга кадәр исемсез урам) бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгының 741нче карары (08.04.2005) белән, Порт урамының Елга портыннан автовокзалга кадәр булган өлеше Казанда елга техникумын тәмамлаган, сугыштан соң Казан елга портында тиз йөрешле елга пассажир суднолары («Ракета-001», «Метеор-002») капитаны булып эшләгән Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (1917-2002) истәлегенә Девятаев урамы дип үзгәртелгән.
Игътибарга лаек объектлар Елга порты һәм вокзал Автовокзал
«Водник» стадионы
Галерея
Сылтамалар Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015 Улица Девятаева. kznportal.ru, 24.08.2011 Девятаев урамы Яндекс картасында
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Вахит районы урамнары