Рәхмәтуллин — фамилия. Гарәп теленнән кергән «Рәхмәт» («аяу», «кичерү», «мәрхәмәт итү») сүзеннән ясалган. Азат Рәхмәтуллин (1972), медицина фәннәре кандидаты, баш табиб, БР сәламәтлек саклау министры (2022). Айбулат Рәхмәтуллин (1967), курайчы, Нефтекама дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе. Башкортстанның халык артисты (2014). Д. Г. Рәхмәтуллинның улы. Альберт Рәхмәтуллин (1936), Казан химия комбинаты («Нәфис») генераль директоры (1980 елдан). Әхмәтҗан Рәхмәтуллин (1832-1910), Казан сәүдәгәре, иганәче. Габделбари Рәхмәтуллин (Бари Рәхмәт) (1897-1957), шагыйрь. Габдерәшит Рәхмәтуллин (Рәшит Рәхмәти Арат; 1900―1964), тюрколог, филология докторы (1928), профессор. Габдрахман Рәхмәтуллин (Габдрахман Кәрәм) (1878-1947), театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче. Гали Рәхмәтуллин (XIII-XIX йөзләр арасы), матбугат бастыру остасы. Гыйззәтулла Рәхмәтуллин (Боссоойко, 1881―1930), саха халкының милли каһарманы. Дәүләтбай Рәхмәтуллин (1937―2022), курайчы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1974). А. Д. Рәхмәтуллинның әтисе. Дефак Рәхмәтуллин (1951―2007), рәссам. Зариф Рәхмәтуллин (1872-1943), педагог, Хезмәт Батыры (1928). Ибраһим Рәхмәтуллин (1936—1998), медицина фәннәре докторы (1991), профессор (1993). БР атказанган табибы (1993). Ирек Рәхмәтуллин (1928―2013), патофизиолог, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1968), ТАССР (1978), РФ (1998) атказанган фән эшлеклесе. Исхак Рәхмәтуллин (1897-1938), ТАССР халык мәгарифе комиссары. Касыйм Рәхмәтуллин (1920), фәлсәфәче, фән докторы (Алматы). Марсель Рәхмәтуллин (1987), Ырынбур дәүләт татар драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2023). Салават Рәхмәтуллин (Салават Рәхмәтулла) (1942―2021), шагыйрь (Уфа). Хаҗи Рәхмәтуллин (1907-1974), ТАССР мәдәният министры (1956-1961). Шамил Рәхмәтуллин Шамил Рәхмәтуллин (1920―1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң). Шамил Рәхмәтуллин (1930―2001), драма артисты, РСФСР, БАССР, ТР халык артисты (Уфа). Шиһабетдин Рәхмәтуллин (XIX йөз ахыры – XX йөз башы), тәрҗемәче, календарьлар чыгаручы. Эрик Рәхмәтуллин (1937), социолог, фән докторы. Юныс Рәхмәтуллин (1925), радиоинженер, РСФСР атказанган машина төзүчесе.

Рәхмәтуллина : Вилә Рәхмәтуллина (1926), театр һәм кино рәссамы («Ленфильм», Петербург). Галимә Рәхмәтуллина (XIX йөз ахыры – XX йөз башы), шагыйрә, язучы. Мәбрүрә Рәхмәтуллина (?-?), Минзәлә театры артисты. Наилә Рәхмәтуллина (1910-2002), җырчы (сопрано), Бөтенсоюз бәйгесе лауреаты (1935).

Моны да карагыз Рәхмәтуллин урамы — Казанның Вахитов районындагы урам. Рәхмәтулла Аланы — Мамадыш районындагы авыл.

Төркем:Фамилияләр