Esc ( — «йөгерергә, качып китергә») — санак төймәсарының төймәсе, (сайлакның, экранның) үткән торышына кире кайтару өчен, яки кушымтадан яисә программадан чыгып китү өчен (әгәр андый ысул белән чыгып китү шушы интерпретацияда кушымтада алдан каралган булса гына) файдаланыла. Гадәттә төймәсарның өске сул почмагында урнашкан.
Төймәнең функцияләре Җибәрелгән кушымтага карап (чөнки бу төймә, кагыйдә буларак, кушымталарда һәм төрле программаларда гына кулланыла), бу төймә түбәндәге функцияләрне үтәргә мөмкин: Кушымтадан баш экранга (эш өстәленә) чыгып китү. Кушымтаны үрү һәм башка программалар белән эшкә яки турыдан-туры эш өстәленә кайту. Хәзерге операцияны кире кагу. Алдагы сайлакка яки экранга күчү. Microsoft Office Excel күзәнәгендә яки Open Office Calc сүзләр редакцияләү режимында үзгәрешләрне кире кагу. Билгеләүне алу. Соңгы үзгәрешне кире кагу. Шулай ук, төмәсен Windows күп төрле төймәләр тиңдәшлекләрендә кулландыраhttp://support.microsoft.com/kb/126449. Windows системаларында төймәләр тиңдәшлеге төймәсенә альтернатива була (әгәр андый төймә иске төмәсарларда булмаса), Windows 10-да бу төймәләр тиңдәшлеге һаманда эшли; төймәләр тиңдәшлеген басу Биремнәр диспетчерынТатар теле Windows 7 Тел интерфейсы пакетында «Биремнәр диспетчеры» дип атала чакыра.
Искәрмәләр
Төркем:Төймәсар төймәләре