Казанның беренче ирләр гимназиясе () — Казанда 1758 елда нигезләнгән уку йорты, илнең иң борынгы урта уку йортларының берсе, Россия империясендә өченче булып ачылган гимназия. Төбәк мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән. Гимназиядән сайлап алынган 33 студент белән 1804 елның 5 ноябрендә Казан университеты ачылаКазанский университет. Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона. 1932 елдан — Казан авиация институтының (хәзер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) беренче уку бинасы.
Тарих
1758 елның 21 июле указы белән, Россия империясендә (Петербург һәм Мәскәүдән соң) өченче гимназия буларак ачыла. Баштагы елларда укытучылар белән Мәскәү университеты тәэмин итә. Беренче директоры (1758-1761 елларда) – XVIII гасырның билгеле драматургы - мәгърифәтчесе М.И. Верёвкин (1732-1795). 1824-1825 елларда гимназия белән булачак тарихи романнар авторы И.И. Лажечников (1792-1869) җитәкчелек итә.
XVIII гасырның 60нчы елларыннан гимназиядә укучылар һәм шәһәр театр сөючеләре көче белән театр тамашалары күрсәтелә, шулай итеп Казанда театр тарихы башланып китә.
1788 елда гимназия ябыла. 1797 елда Россия императоры Павел I фәрманы белән гимназия өчен элекке Воскресенская (хәзерге Кремль урамында) бина төзелә.
Көнчыгыш телләре Гимназия көнчыгыш телләре көчле укытылу белән аерылып тора. 1759 елда ук татар сыйныфы ачыла. Татар теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, кытай, монгол, калмык, әрмән телләре укытыла. 1769-1785 елларда гимназиядә татар телен элек Казан адмиралтействосы тәрҗемәчесе булып торган Сәгыйть Хәлфин (1732-1785) укыта. Ул — татар мәгърифәтчеләре һәм тел белгечләре Хәлфиннәрнең гаилә башлыгы. Татар телен шулай ук М. Мәхмүдов (1820-1891), фарсы теленнән Алексей һәм Николай Казем-Беклар укыта. 1798 елдан славян телләре һәм арифметика сыйныфларында шагыйрь Н.М. Ибраһимов (1778-1818) укыта Н.М. Ибрагимов. Tatarica. Көнчыгыш телләрен укыту, 1854 елда Казан университетының көнчыгыш факультетын Петербург универитетына күчергәч, туктала.
Азия басмаханәсе
1801 елда гимназия бинасында Г. Бурашев тарафыннан Азия басмаханәсе ачыла һәм, Россия империясендә беренче буларак, гарәп һәм татар телләрендә китаплар бастыра башлый. Басмаханә 109 исемдә (күбесенчә, дәреслекләр, матур әдәбият, дини әдәбият әсәрләре) татарча китап бастыра. 1829 елда басмаханә Казан университеты басмаханәсенә кушыла.
Бина
1761-1774 елларда гимназия агач бинада (хәзерге К. Маркс һәм Жуковский урамнары чаты, 43/13 йорты) урнаша. 1774 елда Казанны Е. Пугачев гаскәре алганда, агач бина яна. Янган бина урынында XVIII гасырның 70нче еллар ахырында архитектор, 1783-1791 елларда Казан губернасының баш архитекторы булып торган В.И. Кафтырев (?-1807) тарафыннан соңгы барокко стилендә, кирпечтән, турыпочмаклы итеп махсус бина төзелә. 1798 елда гимназия Воскресенская урамындагы (хәзер Кремль урамы) губернатор йортына күчерелә. 1805 елда әлеге бинада Казан университеты да урнашкач, гимназия өчен махсус бина төзергә карар кылына. 1807 елда сәүдәгәр Х.Л. Молоствовның XVIII гасыр ахырында Казан губернасының 1796-1804 елларда баш архитекторы булып торган архитектор Ф.Е. Емельянов (1761/62-?) проекты буенча төзелгән ике катлы таш йорты (хәзерге Карл Маркс урамы, 10) сатып алына. XIX гасырның 20нче елларында М.П. Варенцов (Коринфский) (1788-1851) җитәкчелегендә архитекторлар В.А. Смирнов һәм 1804-1809 еларда Казан губернасының баш архитекторы булган Я.М. Шелковников (1774-1809) бинаны үзгәртеп коралар. Бинаның фасады үзгәрешсез диярлек саклана, икенче каттагы киң почмак тәрәзәләре ике таррак тәрәзәгә алыштырыла. Төп керү юлы алты колонналы коринф портигы белән бизәлә, фронтон урынына портик өстенә зур балкон-терраса төзелә. Йортның урта өлешенә тагын бер кат өстәлә. 1836 елда гимназиядә булган Россия императоры Николай I аңа Воздвиженская чиркәвен бирергә куша «Иске Казан» сайты.
Инкыйлабтан соң
Октябрь инкыйлабыннан соң элекке Беренче гимназия бинасында яңа совет мәктәбе ачыла. 1932 елда Казан университетының аэродинамика бүлеге нигезендә оешкан Казан авиация институты урнаша. Яңа вузны оештыруга галим-механик Н.Г. Четаевның (1902-1959) хезмәте күп керә. 1939 елда архитекторлар Ә.Һ. Бикчәнтәев (1911-1985) һәм В.А. Дубровин проекты буенча бина зур үзгәртү кичерә: аңа неоклассицизм стилендә төзелгән янкормалар өстәлә.
Бина диварында Н.Е. Федосеев, Н.Г. Четаев, И.И. Шишкин һ.б. хөрмәтенә истәлек такталары куелган.
Шәхесләр Директорлар 1758-1761 – , драматург, мәгърифәтче. 1761-1761 – 1761-1763 – Даниил Савич 1764-1781 – Юлий фон Каниц ????-???? – ??? 1798-1804 – А. Л. Лихачёв 1805-1819 – Илья Яковкин 1819-1823 – Алексей Сергеевич Пономарёв 1823-1824 – Василий Баженов 1824-1825 – , тарихи романнар авторы. ????-???? – ??? 1831-1856 – Николай Галкин 1856-1860 – Иван Сахаров 1861-1896 – Генрих Крелленберг ????-???? – ???
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Даниил Савич 1730 Сумы Киев-Могилән академиясеҺалле-Виттенберг үнивирситите галим 1763 Mikhail Veryovkin 1732 Мәскәү губерниясе драматургязучы 1795-03-211795-04-01 1769 1785 Сәгыйть Хәлфин 1732 Иске Бистә укытучымәгърифәтче 1785 Иван Эрих 1755 Эрфурт 1826 Лев Левицкий 1772 Россия Империясе фәлсәфәче 1807-01-25 1799 1804 Иван Запольский 1773 Россия Империясе Белгород руханилар семинариясеКиев-Могилән академиясеМәскәү император университеты математикфизик 1810-12-201811-01-01 Нигъмәт Ибраhимов 1778 Казан Мәскәү император университеты шагыйрьпрозачы 1818-04-17 1800 1829 Ибраһим Хәлфин 1778-04-20 Казан тәрҗемәчеязучыуниверситет профессоры 1829-01-14 Иван Делакроа 1781-08-26 Вольск язучышагыйрьтәрҗемәчедраматургофицердәүләт хезмәткәреурта белем бирү оешмасында укытучыlocal government officer 1852-04-19 Михаил Полиновски 1785 Шуран Казан руханилар академиясе мөхәррир No/unknown value 1823-08-24 Иван Грацинский 1800-01-02 Горетово Казан император университетыРәзән руханилар семинариясеКазан руханилар семинариясе Ivan Florovich Gratsinsky 1887-05-06 Иван Верниковский 1800-05-11 Мазыр павәте Вильна император университеты телбелгеч Jan Wiernikowski 18641877 Михаил Грацинский 1800 Россия Империясе Баш педагогика институты галим No/unknown value Александр Попов 1808 Волгоград Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты шәркыятьчеmongolistтелбелгечуниверситет профессоры 1865 Галсан Гомбоев 1822 Байкал арты өлкәсе этнологэтнограф 1863-06-11 Алкуин Шарбе 1823 Грос-Зарау Казан император университеты 1873 Михаил Навроцкий 1823-11-11 Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты шәркыятьчетелбелгечгарәбиятче 1871-01-21 Константин Голстунский 1831-06-14 Василсурски Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты монгол халыкларын өйрәнү 1899-07-04 Николай Нелидов 1832-12-16 Иске Майна Казан император университеты хокук галиме 1888-10-28 Мемнон Петровский 1833-01-291833-02-10 Василсурски Казан император университеты филологтәрҗемәчеукытучы 1912-04-131912-04-26 Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучыматематикпедагог 1870-04-19 Порфирий Гвоздев 1840 No/unknown value Пинзә руханилар симинариясе укытучы 1901-12-23 1877 1880 Стефан Кузнецов 1854-07-30 Пахотная Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты тарихчыархеологэтнограф 1913-08-13 Платон Граве 1867-04-07 Рязань Икенче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты математик 1919-11-18 Василий Доманжо 1881-04-29 Пенза губернасы Беренче Казан ирләр гимназиясеКазан император университеты галим 1922-09-09
Тәмамлаучылар
Гимназиядә ил тарихында һәм мәдәниятендә зур урыннар алачак шәхесләр укып чыга. 1759 елда беренче укырга керүчеләр арасында Г.Р. Державин (1743-1816) була. 1801-1805 елларда булачак язучы С.Т. Аксаков (1791-1839) укый. Сыйныфташы А. Панаев белән берлектә гимназиядә кулъязма «Аркадские пастушки» әдәби журналы (1804) чыгаралар. 1802-1807 елларда булачак нәевклид геометриясенә нигез салучы Н.И. Лобачевский (1792-1856) укый. 1844 елда гимназияне булачак атаклы химик А.М. Бутлеров (1828-1886) тәмамлый. 1843-1848 елларда гимназиядә булачак күренекле рәссам И.И. Шишкин (1832-1898) укый. XIX гасыр урталарыннан гимназия Казан университеты йогынтысында яшьләрнең инкыйлаб хәрәкәте учагына әверелә. 1887 ел ахырында гимназиядән чыгарылган Н.Е. Федосеев (1869-1898) Казанда беренче марксчылар түгәрәген оештыра, түгәрәк эшендә Кокушкино сөргененнән кайткан В.И. Ульянов (1870-1924) та катнаша. 1887-1889 елларда гимназиядә В.И. Ульяновның энесе Д.И. Ульянов (1874-1943) укый. Гимназияне булачак академик, химик А.Е. Арбузов (1877-1968) тәмамлый. Гимназиядә булачак тел белгече, педагог Ә.Ә. Ваһапов (1814-1876), төрки телләр белгече, педагог С.Б. Күкләшев (1811-1864), астроном И.М. Симонов (1794-1855) һ.б. укый.