Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы – Татарстан Республикасы министрлыкларының берсе. Хәзерге исемен 1991 елдан йөртә. 2019 елдан министр — Марат Җәббаров.

Тарих 1920 елда ТАССР игенчелек халык комиссариаты буларак барлыкка килгән, 1946 елдан – министрлык. 1947 елдан – ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы, 1962-1965 елларда – ТАССР авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм әзерләү министрлыгы, 1985-1991 елларда – ТАССР дәүләт агросәнәгать комитетының бер өлеше.

Шәхесләр Җитәкчеләр 1920-1923 — Юныс Вәлидов 1923-1924 — И. Әмиров 1924-1926 — Ю. Якупов 1926-1927 — Миңнегәрәй Әхмәтшин 1927-1929 — Н. Петров 1929-1937 — Габдрахман Искәндәрев 1937-1938 — Шәфикъ Әпсәләмов 1938-1940 — Прокопий Черзор 1940-1941 — В. Мәрданов 1941-1942 — Александр Косушкин 1942-1942 — Николай Шибдин 1942-1943 — Әгъзам Хөсәенов 1943-1948 — Сәлимҗан Талипов 1948-1957 — Гыйләҗ Ганиев 1957-1957 — Анатолий Скочилов 1957-1959 — Ф. Гущин 1959-1962 — Үзбәк Биктимерев 1962-1963 — Василий Остаплюк 1963-1965 — Борис Мартынов 1965-1967 — Гүрги Мәмәков 1967-1971 — Фатыйх Минүшев 1971-1983 — Госман Җиһаншин 1983-1985 — Марат Сираев 1985-1986 — Геннадий Захаров 1986-1990 — Николай Энвальд 1990-1991 — Илдус Гәрәев 1991-1996 — Фатыйх Сибәгатуллин 1996-1999 — Валерий Васильев 1999-2019 — Марат Әхмәтов 2019- — Марат Җәббаров

Аерым танылган хезмәткәрләре

башлау тәмамлау исем тасвирлама Викиҗыентыктагы төркем туу датасы үлем датасы 1940 1947 Атилла Расих ССРБ һәм РФ татар язучысы (1916-1996), зоотехник, авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте (1950) Atilla Rasih 1916-09-031916-09-16 1996-05-09 Фатих Сәйфи-Казанлы татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе (1888-1937) 1888-03-22 1937-08-03 1999 2019 Марат Әхмәтов Marat Akhmetov 1954-06-16

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Төркем:Татарстан хөкүмәте