Таҗиев — фамилия. Фарсы теленнән кергән «Таҗ» (1 - «патшалар баш киеме», 2 - «кош кикриге») сүзеннән ясалган. Дамир Таҗиев (Дамир Таҗи, 1965), журналист, туган як тарихын өйрәнүче. Равил Таҗиев (1953), Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013). Рәфкать Таҗиев (1943―2021), табиб (хирург-онколог), фән докторы (1998). Фәез Таҗиев (1941), механизатор (Азнакай районы), ССРБ дәүләт бүләге иясе (1984). Һарун Таҗиев (1914―1998), геолог, вулканолог, Франция фәнни тикшеренүләр милли үзәге профессоры (1973) (Бельгия).

Таҗиева Клара Таҗиева (1941), музыка белгече, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1991). Миңлесәгыйрә Таҗиева (1936), дуңгыз караучы (Тукай районы), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). Розалия Таҗиева (Солтанова; 1954), Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы. Моны да карагыз Таҗетдин Таҗетдинов

Төркем:Фамилияләр