Сарман аграр көллияте () — Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.

Тарих 1975 елның 1 сентябрендә Сарман урта мәктәбенең иске бинасында 25нче санлы Сарман һөнәри-техник училищесы (СПТУ-25) ачыла. Беренче директоры — Марс Солтан улы Шәйхразыев. Укуханә Татарстан АССРның Сарман һәм якын-тирә районнары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинистлары әзерли башлый. Беренче уку елында 4 төркем (~100 укучы) туплана. Алдагы елларда халык хуҗалыгы өчен кирәкле яңа белгечлекләргә өйрәтүче төркемнәр ачыла: штукатур-буяучылар (1978), машина йөртүче-электриклар (1984), аш-су остасы-машина йөртүчеләр (1986), бухгалтерлар (1987), мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбиячеләр (1991), автомеханиклар (1997), ветеринарлар (1998).

1983 елда Җәлил эшчеләр бистәсендә (423448 ТР Сарман районы, Җәлил штб, Әхмәдиев урамы, 35нче йорт) укуханәнең филиалы ачыла.

1983 елда укуханәнең 350 урынга исәпләнгән 5 катлы тулай торагы төзелеп бетә.

1984-2009 елларда 91нче санлы һөнәри укуханә (ПУ-91).

2009 елдан аграр көллият.

2015 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен югары әзерлекле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге Сарман аграр көллияте музее сайтындаТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.

2015 елда 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее (2013-2015 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы) Сарман аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы (423970 ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, урамы, 15нче йорт) итеп үзгәртелә. ТР МКның 2018 елның 29 октябрендәге № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла Мөслим политехника техникумы оештыру турында ТР МК карары. Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталы..

Белгечлекләр 2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 190 студент кабул ителә. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик) Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче) Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер) Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы) Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)

Мөслим филиалында (2015-2019) Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче) Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы) Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер) 2015 елның 13 ноябрендә бирелгән 7456нчы санлы лицензия буенча

Шәхесләр Директорлар 1979-1985 — Зөфәр Миннәхмәт улы Нуриев 1985-1988 — Фәрит Мөнәвир улы Хәйруллин 1988-1996 — Илфат Зариф улы Мәрдәнов 1996-2001 — Лиюдә Рәис кызы Әхмәделхакова 2001-2005 — Фәндәс Әнәс улы Вәлиев 2005 елдан — Зөбәер Зәйнетдин улы Әһелтдинов

Укытучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Тәмамлаучылар

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме Правильно расставлять приоритеты. «Элита» (журнал), 31.10.2012 Сарман аграр көллиятенең 35 еллыгына (видео, 14:24)

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1975 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Сарман районы