Федор Абрамов (, — , ) — рус совет язучысы, тәнкыйтьче. Романнар («Пряслиннәр» трилогиясе, 1958-73; «Йорт» романы, 1978), повестьләр, хикәяләр: «Пелагея» (1969), «Агач атлар» (1970), «Үткәнгә сәяхәт» (1974) авторы. Абрамовның иҗтимагый анализ ясауга омтылган һәм үзенчәлекле телле кискен низаглы прозасы Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда Рәсәй төньягындагы авылларда яшәгән кешеләрнең хәлләрен һәм язмышларын тасвирлап бирә. Искәрмәләр