Төрекмәнстанда 2017 елгы президент сайлаулары — Төрекмәнстанда президент сайлаулары 2017 елның 12 февралендә үтте. Беренче мәртәбә буларак, президент сайлауларында 3 фирка катнаша: Төрекмәнстан демократик фиркасе, Төрекмәнстан аграр фиркасе, Төрекмәнстан сәнәгатькәрләре һәм эшмәкәрләре берлеге (фиркасе).

Тарих

Төрекмәнстан президенты булып 2006 елдан (2006 елның 21 декабреннән 2007 елның 14 февраленә кадәр – президент в.б.) Горбангулы Бәрдемөхәммәдов (1957 елда туган) тора. 2007 елның 11 февралендә узган чираттан тыш Төрекмәнстан президентын сайлауларда, Г. Бәрдемөхәммәдов сайлаучыларның 89.2% тавышын җыеп, Төрекмәнстанның икенче президенты итеп сайлана. 2012 елның 12 февралендә узган Төрекмәнстан президентын сайлауларда, Г. Бәрдемөхәммәдов сайлаучыларның 97,14% тавышын җыеп, 7 көндәшен җиңеп, яңа Төрекмәнстан президенты итеп сайлана.

2016 елның сентябрендә кабул ителгән Төрекмәнстанның яңа Конститутициясе буенча, президент вазифасында булу вакыты 5 елдан 7 елга кадәр озайтыла, президент вазифасындагы шәхеснең яше шулай ук 70 яшькә кадәр озайтыла.

Кандидатлар Исеме, фамилиясе Фирка Вазифасы Максат Аннанепесов — Азык сәнәгате дәүләт берлеге рәисенең урынбасары Җуманазар Аннаев — Мары вилаяте хәкиме урынбасары Бекмырат Аталыев Төрекмәнстан сәнәгатькәрләре һәм эшмәкәрләре берлеге Мәҗлес депутаты, «Рысгал» акционерлык коммерцияле банкы идарәсе рәисе Горбангулы Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстанның демократик фиркасе Төрекмәнстанның гамәлдәге президенты Рамазан Дурдыев Мәҗлес депутаты, Сәйди нефть эшкәртү заводы директоры Мәрәтдурды Гурбанов Ташавыз вилаяте хәкиме урынбасары Сәрдар Җәлилов Ахал вилаяте икътисад һәм үсеш баш идарәсе башлыгы Сөләйманнепес Нурнепесов «Төрекмәнхимия» дәүләт концерны «Гарабогазсульфат» сәнәгать-җитештерү берләшмәсе генераль директорыДурдыгылыч Оразов Төрекмәнстан аграр фиркасе Аграр фирканең Мары вилаять комитеты рәисе

Нәтиҗә Беренче нәтиҗәләр буенча, гамәлдәге Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов сайлаучыларның 97.69% ын җыйган. Действующий глава государства набирает 97,69 % голосов. Известия, 13.02.2017 КандидатларФиркаләрТавышлар%Горбангулы БәрдемөхәммәдовТөрекмәнстан демократик фиркасе 97.69Максат Аннанепесовбәйсез 1.02Бекмырат АталыевТөрекмәнстан сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге 0.36Сәрдар Җәлиловбәйсез 0.25Җуманазар Аннаевбәйсез 0.21Мәрәтдурды Гурбановбәйсез 0.17Рамазан Дурдыевбәйсез 0.15Сөләйманнепес Нурнепесовбәйсез 0.09Дурдыгылыч ОразовТөрекмәнстан аграр фиркасе 0.06Яраксыз/буш бланклар –Барлыгы3,163,692100Теркәлгән сайлаучылар/килү3,252,24397.28Чыганак: Төрекмәнстан хөкүмәте сайты

Сылтамалар В Туркмении завершилось голосование на выборах президента. REGNUM, 12.02.2017 В Туркмении завершились президентские выборы. АН-онлайн, 12.02.2017

Искәрмәләр

Төркем:2017 ел сайлаулары Төркем:Төрекмәнстан