Бәдәм, бадәм (миндаль) — гөлчәчәклеләр гаиләлегенә кергән тал яфраклы, ак, алсу чәчкәле, чикләвексыман җимеш биргән көньяк агачы. Көрән, кызгылт-сары кабыклы, Ботаклары өскә тырпаеп тора, кыска ботаклары бар. Яфрак ярганда ук яисә ярганчы чәчәк ата. Җимеше — каты төшле. Орлыкларында хуш исле бадәм мае бар, аны медицинада һәм азык сәнәгатендә кулланалар. Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясында — 40 төре, элекке Союзда, Евпопаның Көнягында, Кырымда, Урта Азиядә, Себердә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш Кавказ артында 17 төре үсә. 2 төре кызыл китапка кертелгән.

Искәрмәләр 7. Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек, 1998.Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек, 1998