Анна Кузнецова, Анна Юрий кызы Кузнецова (, 1982 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пенза) — психолог, дәүләт һәм сәяси эшлекле, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты (2021 елдан). РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил, балалар омбудсмены (2016―2021)Новым детским омбудсменом стала Анна Кузнецова // ТАСС, 09.09.2016Указ Президента Российской Федерации от 29.09.2021 № 552 «О Кузнецовой А.Ю.». 2нче класслы РФ хакыйкый дәүләт киңәшчесеУказ Президента Российской Федерации от 07.03.2018 г. № 99 «О присвоении классных чинов государственной гражданской службы Российской Федерации федеральным государственным гражданским служащим Администрации Президента Российской Федерации».
Тәрҗемәи хәле 1982 елның 3 гыйнварында Пенза шәһәрендә туган. Пенза шәһәренең 72нче санлы мәктәбен, 3нче санлы Пенза педагогика лицеен (1999), психолог белгечлеге буенча Пенза дәүләт университетының В.Г. Белинский исемендәге педагогика институтын (2003) тәмамлаган.
2008 елда «Благовест» иҗтимагый оешмасының оештыручысы була.
2015 елда аның башлангычы белән «Покрау» гаиләне саклау оешмалары берлеге оеша.
«Гомумрусия халык фронты»ның Пенза бүлекчәсе җитәкчесе.
Абортка каршы «Тормыш — бүләк ул» программасы җитәкчесе.
2016 елның 9 сентябреннән 2021 елның 29 сентябренә кадәр ― РФ Президенты каршында Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова назначена Уполномоченным при Президенте по правам ребёнкаЧулпан Хаматова тәкъдим ителгән әлеге вазифадан баш тарта.
2021 елдан ― VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты (Бердәм Россия сәяси фиркасеннән). Гаиләсе Ире Алексей, православие рухание (2003 елда өйләнешкәннәр). 6 баласы: кызлары Марья, Дарья,уллары Иван, Николай, Тимофей, Лев.
Сылтамалар Новый уполномоченный по правам ребенка Анна Кузнецова РФ президенты каршында балалар хокуклары буенча вәкилнең рәсми сайты
Искәрмәләр
Төркем:Пенза педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ президенты каршында Балалар хокуклары буенча вәкилләр Төркем:Россия психологлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары