Бу рәсссам турында мәкалә, завод директоры турында биредә укыгыз
Ирек Мусин, Ирек (Ирик) Рәшит улы Мусин (, ; 1966 елның 20 октябре, СССР, Казакъ ССР, Кызылъяр шәһәре) — рәссам. РФ һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Халыкара сәнгать ассоциациясе (), «Заманча сәнгать альянсы» иҗтимагый берлеге әгъзасы. Иҗатында реализм ысулына өстенлек бирә. Пейзаж, портрет жанрларында эшли. Тамашачылар рәссамны «Сынлы сәнгать Шукшины» дип атыйлар.
Тәрҗемәи хәле 1966 елның 20 октябрендә Казакъ ССРның Кызылъяр шәһәрендә туган. Кызылъярда 23нче мәктәпне (1984), Яр Чаллы сәнгать укуханәсен (1991) тәмамлаган. Җәй көннәре әбисе янында Саба районы Җәнәй авылында уза.
Катнашкан күргәзмәләре Регион («Зур Идел X», Чабаксар, Самар, 2008, «Зур Идел XI», Казан, Пермь, Йошкар-Ола, 2013), җөмһүриᴙт («Татар авангарды», 2007, Мәскәү), РФ («Россия XI», Мәскәү, 2009, «Арт Урал», Екатеринбур, 2012, «Арт Галерея», Екатеринбур, 2015), халыкара («Арт Πермь», 2013, 2014, 2015) һәм чит илләрдәге («Арт индустрия», Алматы, 2013) күргәзмәләрдә катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара заманча сәнгать бәйгеләрендә — Мәскәү (Russian Art Week, 2010), Санкт-Петербург, Бухарест, Берлин (Art Week in Berlin, 2011) шәһәрләрендә җиңүче. 2014 елда РФ сәнгать академиясе заманча сынлы сәнгать өлкәсендә Н. И. Фешин исемендәге премия белән бүләкли И.Р. Мусин Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Картиналары
«Көзге чор» (2014) «Томанлы иртә» (2014) «Кышкай» «әприᴫ җылына» «Язгы юл» «Гыйнвар көне» «Сүрән көн» «Яз килде»
«Читән буенда» «Җылы күлләвек» «Көзге юл» «Көтү» «Көн уртасы» «Әбиләр чуагы» «Искә алу»
Иҗат эшләре Төмән шәһәренең дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казанның Милли мәдәният үзәгендә, Пермь крае Всеволодо-Вильва бистәсенең Борис Пастернак музеендаПастернак йорты , РФ, Бөекбритания, Франция, Төркия, Кытай, Греция, Румыния, Алмания, Америка Кушма Штатлары һ.б. илләрнең шәхси һәм корпоратив тупланмаларында саклана.
Шәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Ләйсән Каюмова (1983 елда Актаныш районы Киров авылында туган, Түбән Камада үскән), драма актрисасы. Уллары Йосыф.
Искәрмәләр
Әдәбият Ландыш Әбүдарова. Якты моң. «Сөембикә», 2012 ел, № 2. Расиха Фаизова. Тормыш сызыклары. «Сөембикә», 2017 ел, әприᴫ, 64нче бит. ISSN 0869-1398.
Сылтамалар Шәхси сайты
Моны да карагыз Картиналарын карарга Картиналарын карарга
Шулай ук карагыз Ирек Мусин белән әңгәмә. «Ярмарка мастеров», 11.01.2016
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Яр Чаллы сәнгать көллиятен тәмамлаучылар