Идел буе спорт һәм туризм академиясе – спорт-туризм профилен үстерүче югары уку йорты. Оештыручысы — Россия Федерациясенең спорт министрлыгы.

Тарихи белешмә 1974 елда Волгоград физик культура институтының Казан филиалы буларак ачыла. 1986 елда уку йорты РСФСР Спорткомитеты боерыгы нигезендә Казаннан Брежнев (Чаллы) шәһәренә күчерелә. 1997 елда мөстәкыйль уку йорты — институт булып китә, үзенең белем бирү программаларын үстерә. Аннары институт академия статусын ала. Академиядә шул вакытта физкультура спорт һәм туристлык юнәлешләре, педагогик һәм психологик белгечлекләр ачыла. Физик культура һәм спорт колледжында урта махсус белем алу мөмкинлеге булдырыла. Диссертация советы спорт фәне буенча эшли башлый. Медика-биологик тикшеренүләр игътибар көчәя. Болар барсы да ил өчен төзелеш чорына туры килә, бу вакытта белем бирү өлкәсендә финанслау азая, базар реформалары белем бирү системасында кризиска китерә. 2010 елга көндезге бүлектә якынча 1 мең, читтән торып уку бүлегендә якынча 500 студент, шул исәптән 400 кеше түләүле формада укый; укытучылар коллективында — 75 кеше, аларның утызы фән кандидаты һәм 5 се фән докторры (ике эштә эшләүчеләр беләнн бергә). 2011 елда вуз Казанга күчерелә һәм хәзерге исеменә ия була. Өченче этап 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уены үткәрелү белән бәйле. Чирек гасыр узуга, академия, иң яхшы традицияләрне саклап, яңа материаль-техник база һәм югары статус булдырып, Казанга кире кайта – монда академиянең яңа тормышы, миссиясе башлана: милләтара студентлар берләшмәсе файдасына спорт фәнен үстерү, яңа белем бирү технологияләре булдыру.

Шәхесләр Ректорлар 1989-1999 — Георгий Цыганов 1999-2010 — Габделәхәт Чинкин 2010-2020 — Йосыф Якубов 2020-әлегә — Рафис Борһанов

Укытучылар

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1953-05-30 Ренат Нугаев Казан (Идел буе) федераль университетыМихаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыРоссия космос системалары университет профессорыгалимфәлсәфәче 1973-05-10 Алмаз Галимов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты"Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты университет профессоры

Тәмамлаучылар

туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1974-09-29 Камил Нәҗмиев менеджер Минзәлә педагогика көллиятеGridCom RTТатарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 1987-05-20 Sergey Mikhaylovskiy җиңел атлетҗиңел атлетика тренеры 1989-01-08 Эльдар Хәмитов спортчыкөрәшче Татнефть 1990-11-041990-10-04 Vasiliy Permitin җиңел атлеттериятлит 1994-02-04 Ренас Кәлимуллин спортчытренерукытучы 1996-11-05 Динар Кәримуллин спортчытренер Лаеш районы 1997-10-30 Komiljon Tukhtaev тау чаңгычы 2004-10-07 Илфат Миңнегалиев спортчыкөрәшче 2006-01-01 Илдус Камалов спортчы Anastasia V Shvedko тикшеренүче

Искәрмәләр

Чыганаклар http://www.sportacadem.ru/tat/akademia1/istoriya/ http://tatarile.org/kitap/en/node/8176

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча уку йортлары Төркем:Татарстан югары уку йортлары Төркем:Россия Федерациясе спорт министрлыгы Төркем:Казанның Идел буе районы Төркем:Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты