Иксанов — фамилия. Татар теленә гарәп теленнән кергән Ихсан («ярдәм») исеменнән ясалган Ихсанов фамилиясенең фонетик варианты.
Татар Википедиясендә, әлеге фамилияне кулланып, түбәндәге мәкаләләр ясалган: Анатолий Иксанов (Таһир Гаделҗан улы Иксанов), 2000-2013 елларда Зур театр (Мәскәү) директоры. Мөхтәр Иксанов, репрессия корбаны. Фатыйх Иксанов (1935—1992), актёр, режиссёр, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).
Иксанова : Айсылу Иксанова, 2009 елдан опера һәм балет театры (Уфа) режиссеры. Илсөяр Иксанова, шагыйрә.
Моны да карагыз Ихсанов Иксан — Чиләбе өлкәсе Коншак районы авылы.
Төркем:Фамилияләр