Олы Карамалы — Татарстан Республикасының Кама Тамагы районындагы авыл. Географиясе Олы Карамалы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 65 чакрым, ә район үзәге Кама Тамагыннан төньяк-көнбатышка таба 9 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Авыл бик борынгылардан Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Кармалы дип тә йөртелә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязенең Богородский волостена керә. 1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны - Тәтеш районы составында. 1930 нчы елның 10 нчы августында Кама Тамагы, 1963 нче елның 1 нче февралендә Тәтеш, 1965 нче елдан Кама Тамагы районнарында. XVIII гасырдан - XIX нчы гасырның 1 нче яртысына кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек асрау белән шөгыльләнелгән. Дин тоту буенча халык мөселманнарга һәм православие динендәгеләргә бүленә. 1859 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет булган. Мәчет каршында зур мәдрәсә була, 1911 елда 4 нче класслы рус-татар училищесы итеп үзгәртелә. 20 гасыр башында авылда 5 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак кибет эшли. Бу чорда авыл общинасының җир биләмәсе 1012,8 дес. тәшкил иткән. Географик урнашу Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән 119 км, район үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсеннән көнбатышка таба 11 км ераклыкта урнашкан. Демография Халык саны185918841897192019261938194919581970197920022010393580697874576730510375263217162145 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 96 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 97,92%, башка халыклар — 2,08%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.1 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авылда туган күренекле кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1907-02-04 Ибраһим Гази язучы 1971-02-20 Казан 1912-04-10 Мәннаф Айтуганов 1979-03-30 Казан

Кәримулла Исмаев, дәүләт эшлеклесе - ТАССР ХКШ рәисе (1928-1930). Ибраһим Гази, язучы (1907-1971) Вәкил Тимерханов (1907―1988), фирка-хуҗалык эшлеклесе, 1940―1941 елларда КПССның Сарман, 1946―1947 елларда Әгерҗе райкомнарының беренче секретаре. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.