Ярымтаркалу периоды T½ — квант механикасы системасының (кисәкчекләр, төшләр, атомнар яки энергетик баскычларның һ.б.) ярты өлешенең таркалу вакыты. Бәйсез кисәкчекләрнең системасында ярымтаркалу периодында таркалмаган кисәкчекләрнең саны 2 тапкырга кими. Бу төшенчә тик экпоненциаль рәвештә таркала торган системалар өчен кулланыла.
Ике ярымтаркалу периодыннан 2T½ соң, башлангыч санының чиреге калачак, 3T½ периодыннан соң — сигездән бер өлеш һ.б.
Таркалмаган кисәкчекләрнең саны ихтималлыгы p:
биредә - вакыт.
Ярымтаркалу периоды, уртача яшәеш вакыты һәм таркалу даимие түбәндәгечә нисбәт белән тасвирланалар:
булганга күрә ярымтаркалу периоды уртача яшәеш вакытыннан 30,7 % та кыскарак була.
Тәҗрибәләрдә ярымтаркалу периоды тикшерелә торган үрнәкнең радиоактивлыгын билгеләнгән вакытлардан үлчәү ярдәмендә исәпләнә: үрнәкнең активлыгы таркалучы матдәнең атомнар санына пропорциональ була, шуңа күрә радиоактив таркалыш канунын кулланып, ярымтаркалу периодын исәпләп була.
Җәдвәлләр Радиоактивлыкның җәдвәле
+Ярымтаркалу периоды һәм чагыштырмача радиоактивлык бәйләнеше Изотоп Ярымтаркалу периоды Чагыштырмача радиоактивлык 131I 8 көн4.600.000.000.000 Бк/мг 137Cs 30 ел3.300.000.000 Бк/мг 239Pu 24.110 ел2.307.900 Бк/мг 235U 703.800.000 ел80 Бк/мг 238U 4.468.000.000 ел12 Бк/мг 232Th 14.050.000.000 ел4 Бк/мг
Әдәбият Яворский Б. М., Детлаф А. А., Лебедев А. К. Справочник по физике. — М.: «ОНИКС», «Мир и Образование», 2006. — 1056 с. — 7 000 экз. — ISBN 5-488-00330-4. Соловьёв В. Г. Теория атомного ядра: Квазичастицы и фононы. — Энергоатомиздат, 1989. — С. 103, 111, 112, 123, 138, 147, 208, 274, 288. — 304 с. — ISBN 5-283-03914-5. Манолов К., Тютюнник В. Биография атома. — М.: Мир, 1984. — 246 с. — 50 000 экз. Griffiths, David J. (1987) Introduction to Elementary Particles, Wiley, John & Sons, Inc. ISBN 0-471-60386-4 Lesov A. The Weak Force: From Fermi to Feynman. — Thesis, University of South Carolina, 2009. Bromley D. A. (2000). Gauge Theory of Weak Interactions. Springer. ISBN 3-540-67672-4. Coughlan G. D., Dodd J. E., Gripaios B. M. (2006). The Ideas of Particle Physics: An Introduction for Scientists (3rd ed.). Cambridge University Press. ISBN 978-0-521-67775-2. Cottingham W. N., Greenwood D. A. (1986, 2001). An introduction to nuclear physics (2 ed.). Cambridge University Press. p. 30. ISBN 978-0-521-65733-4.
Төркем:Элементар кисәкчәләр физикасы Төркем:Квант механикасы Төркем:Радиоактивлык