Илдар Гаянов, Илдар Ихсан улы Гаянов, , (19.03.1957) — рәссам, РФ рәссамнар берлеге әгъзасы (1998). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2004). Император сәнгать академиясе (Петербург) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1957 елның 19 мартында БАССР Балтач районы Сәйтәк авылында туган. Свердловск сәнгать училищесынең (хәзерге И.Д. Шадр исемендәге Екатеринбург сәнгать училищесы) сынлы-сәнгать-педагогика бүлеген (педагог Г.С. Метелев сыйныфы) тәмамлаган (1982). 1982-1986 Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы. 1986 елдан Уфада яши һәм иҗат итә.
Иҗаты Үсмерчагында рәсем сәнгатенә юлны авылдашы һәм туганы рәссам Зөфәр Гаянов күрсәтәТуган җирне сакларга өндәүче рәссам.
Төрле жанрларда һәм иҗат ителгән 100 дән артык картинасы бар. Контраст төсләр кулланып, картиналарында үзенчә яңгыравыклы колорит тудыра.
Картиналар: «Бакчадагы кыз» (Девушка в саду, 1990), «Балконда» (На балконе, 1996) Пейзажлар: «Кышкы төн» (Зимняя ночь, 1996), «Яз» (Весна, 1996) Аллегорияләр: «Төн» (Ночь, 1997), «Полифем белән пейзаж» (Пейзаж с Полифемом, 1998), «Бәйрәм» (Праздник, 1998) Портретлар: «Рәссам Зөфәр Гаянов портреты» (1995), «Венера Зиянчурадан» (1996), «Композитор Рафаил Касыймов портреты» (1999), «Композитор Роза Сәхәветдинова портреты».
1999-2004 елларда тарихка һәм сугыш темасына (баталь жанрга) мөрәҗәгать итә. «Иван IV янында башкорт илчеләре» (Башкирские послы у Ивана IV) картинасын яза.
1812 елгы Ватан сугышында башкорт атлыларының катнашуы турында (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) зур полотнолар ясый: «Березино янында сугыш» (Битва под Березино), «Бородино янында сугыш» (Битва под Бородино), «Башкорт гаскәре Парижда» (Башкирское войско в Париже).
2002-2004 елларда Салават Юлаевка багышланган «Салават турында хикәятләр» («Сказания о Салавате») исемле картиналар шәлкемен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән автордаш булып) иҗат итә: «Үсмерчак» (Отрочество), «Ата һәм ул» (Отец и сын), «Чакыру» (Призыв), «Салаватның Пугачев белән очлрашуы» (Встреча Салавата с Пугачёвым), «Уса кирмәнен камау» (Осада Осинской крепости).
Күргәзмәләре 1988 елдан республика дәрәҗәсендәге, 2000 елдан халыкара күргәзмәләрдә (барлыгы 14) катнаша. Күргәзмәдә катнашкан беренче картинасы — «Өйгә» (Домой)Башинформ сайтында.
7 шәхси күргәзмәсен оештыра: Уфада (1992, 1995, 2009), Казанда (1996) һ.б.
Хезмәтләре Башкорт дәүләт сәнгать музеенда (Уфа), «Казан» милли мәдәният үзәге музеенда (Казан), Чуаш дәүләт сәнгать музеенда (Чабаксар), УГАЭСның «Academia» галереясында (Уфа), Россия һәм чит илләрдә шәхси тупланмаларда саклана «БР мәдәни тормышы» сайтында.
Ат спорты һәм атбагучылык музеен (Уфа) оештыруда катнаша«Акбүзат» ипподромы сайтында
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 Салават Юлаев премиясе — 1812 елгы Ватан сугышы темасын ачкан һәм Салаватка багышланган картиналары өчен (Ф.Г. Исмәгыйлев белән бергә).
Әдәбият «Художники Советской Башкирии» (төзүче Э. П. Фенина). Уфа: БКН, 1979.
Сылтамалар БР рәссамнары берлегенең рәсми сайты Башкортстан (белешмәлек) И.И. Гаянов «Башкорт белешмәлегендә» ISBN 978-5-88185-143-9
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның Балтач районында туганнар Төркем:Рәссамнар Төркем:Башкортстан рәссамнары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Свердловск сәнгать училищесын тәмамлаучылар