Мөнир Кунафин, Мөнир Сәхиулла улы Кунафин (, 1971 елның 17 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Гафури районы, Сәетбаба) — журналист, шагыйрь. «Шоңкар» (2012―2020), «Агыйдел» (2020 елдан) журналларының баш мөхәррире. РФ һәм БР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы (2005 елдан). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2015). Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты (2023). Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1971 елның 17 мартында БАССР Гафури районы Сәетбаба авылында туган. Уфада Р. Гарипов исемендәге гимназия-интернатны (1988), Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1993) тәмамлаган.

Хезмәт юлы Эшчәнлеге журналистика белән бәйле. «Йәшлек» газетасында (Уфа) бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары. «Ватандаш» журналында (Уфа) бүлек мөдире. 2012 елдан «Шоңкар» журналында баш мөхәррир (директор). 2020 елдан «Агыйдел» журналының баш мөхәррире Башкорт телендә чыгучы өч журналда баш мөхәррирләр алышына. Азатлык радиосы, 14.02.2020.

Иҗаты

Поэзия, проза, драматургия өлкәләрендә иҗат итә. Уфада «Китап» нәшриятында берничә китабы нәшер ителгән. «Бельские просторы» журналында «Артта — Мәскәү» (Позади Москва), «Авылга Аллаһы килер...яки Туктап калган вакыт» (В деревню явится Бог...или Остановившееся время), «Кайнозой» әсәрләре басылып чыккан. Әсәрләре театр сәхнәсендә Стәрлетамак драма театрында «Тыңлыйк вакыт акканын» (Раб божий предполагает) пьесасы уйнала. 2023 елда Туймазы татар драма театры «Тәңре өрек капканда...» повесте буенча «Синең өчен үзем үләрмен» спектаклен сәхнәләштерә (режиссер Айдар Зарипов, композитор Вәсил Гафаров). Премьерасы ― 9 июньдә. Ләйлә Аралбаева. Туймазы татар театры оло һәм саф һөйөү тураһында спекталь әҙерләй. Башинформ, 19.05.2023

Китаплары Шундый мәлем. Уфа: Китап, 2001. Гомер дигәннәре. Уфа: Китап, 2005. Тәңре өрек капканда. Уфа: Китап, 2012.

Гаиләсе Хатыны Гөлшат — «Башкортстан кызы» журналында хәбәрче, улы — Ядкәр (2004).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ, төбәкара, БР әдәби бәйгеләреКитап бәйрәме лауреаты. 2023 ― Шәһит Ходайбирдин премиясе ― «Бер гомер җитми икән» очеркы һәм «Кызарып чия пешкән мәл иде» юлъязмалары өчен Журналистлар өчен Шаһит Ходайбирдин премиясенең 2023 елгы лауреатлары билгеле. Татар-информ, 9.11.2023. 2024 ― журналистика өлкәсендәге «Хакыйкать. Җаваплылык. Каһарманлык» республика конкурсының «Каһарманлык» номинациясендә («Басма киң мәгълүмат чаралары» категориясе) җиңүче (беренче урын, 300 мең сум)Әлфиә Әһлиуллина. Республикала журналистика өлкәһендәге конкурс еңеүселәре билдәле булды. Башинформ, 10.12.2024Лейла Аралбаева. Журналисты Башкирии могут побороться за новую журналистскую премию. Башинформ, 3.09.2024. 2026 — Салават Юлаев премиясе — «Бер гомер генә аз икән» спектакле өчен (режиссер Рөстәм Хәкимов белән берлектә)Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил госпремии имени Салавата Юлаева. Башинформ, 9.10.2026 Искәрмәләр

Сылтамалар «Классташлар»дагы сәхифәсе Илаһи күңелләрдә зар булмый. «Башкортстан», 2007 ел, апрель.

Моны да карагыз М. Кунафин шигырьләрен укый (видео, 2 мин.)

Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Драматурглар Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Оешма җитәкчеләре Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары