Барый Тарханов (сәхнә псевдонимыТуган авылы — Тәтеш районы Олы Тархан авылы исемен псевдонимы итеп алган, чын исеме Барый Гаффаров), Барый Шиһабетдин улы Гаффаров, (1892 елның 5 ноябре, РИ, Сембер губернасы, Сембер өязе, Олы Тархан – 1935 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, «Ирек» театр труппасын (Сембер) оештыручы. Беренче булып Татарстан АССР атказанган артисты исемен алган арист (1926).

Тәрҗемәи хәле 1892 елның 5 ноябренда Сембер губернасы Сембер өязе (1920 елдан Татарстан АССРның Буа кантоны, 1938 елдан Олы Тархан, 1959 елдан Тәтеш районы) Олы Тархан авылында (кайбер чыганаклардаГ. Камал театры артистлары Сембер шәһәрендә) туган.

Хезмәт юлы 1908 елда «Сәйяр» труппасында уйный башлый. Инкыйлабка кадәр «Нур» труппасында (Уфа) эшли. 1916 елда Сембердә «Ирек» татар артистлары коллективы (инкыйлабтан соң «Кызыл йолдыз») исеме астында татар драма труппасын оештыра (Труппа 1921 елда таркала). Әлеге труппада төрле елларда Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Фәтхия Йосыпова, Сәет Булатов һ.б. уйныйСембер өлкәсе татарлары . 1921 елдан Ырынбурда Габдулла Кариев исемендәге пролетар труппасында (соңрак Ырынбур татар театры) эшли. 1924-1926 елларда Габдулла Кариев исемендәге Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) сәнгат җитәкчесе. Шул ук елда хөкүмәт биргән 12 мең сум акчага театр өчен махсус бина (Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт) салдыра. Барый Тарханов җитәкчелегендә 12 кешедән торган труппа эшләгән 2 ел Буа театрының чәчәк аткан чоры булып тора. 1926-1928 (төрле елларда өзеклек белән) Казанда Татар дәүләт академия театрында уйный. Петропавел, Троицк татар театрларында рольләр башкараТеатр белешмәлеге .

Уйнаган рольләре Габдулла Кариевның психологик театр алымын үзләштергән, үзенчәлекле драматик һәм комик сәләткә ия булган артист.

Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер (Фатих Әмирхан тәрҗемәсе) Свингали — «Трильби» Ге Исмәгыйль, Бәдри — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Дивана — «Хөсәен Морза» Фәтхи Бурнаш Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Осип, Бобчинский — «Ревизор» Н.В. Гоголь Альтоум — «Турандот» К. Гоцци

Шуйский — «Иоанн Грозныйның үлеме» А.Н. Толстой Камали — «Камали карт» Фәтхи Бурнаш Юныс хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Кәрим бай — «Башмагым» Хәбибулла Ибраһимов Сираҗетдин – «Банкрот» Галиәсгар Камал һ. б. Хафиз — «Безнең шәһәрнең серләре» Галиәсгар Камал«Вокабула» театр белешмәлеге

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1926 ― Татарстан АССР атказанган артисты

Хәтер Сембер шәһәрендә урамга исеме бирелгән. Сембердә Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале уздырыла Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар театрлары фестивале дәвам итә. Татар-информ, 10.02.2024.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Әдәбият И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2

Сылтамалар

Г. Камал театры артистлары Б. Ш. Гаффаров (Тарханов) «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Татар артистлары Төркем:Театр директорлары Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:«Сәйяр» актерлары