Пе́нсия (, түләү) — даими һәм тәртипле рәвештә (гадәттә- ай саен) түләнә торган акча. Пенсия яшенә җиткән (картлык буенча) Инвалидлык алган Туйдыручысын югалткан кешеләргә түләнәПенсия по случаю потери кормильца / Словарь бизнес-терминов. Академик.ру. 2001..
Тарих 1673 елда Франция хәрби-диңгез флоты офицерлары өчен пенсия белән тәэмин итү кертелә. 1790 елда Бөек Франция инкыйлабы чорында 50 яшенә җиткән һәм 30 ел хезмәт иткән дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия түләү турында канун кабул ителә. 1889 елда рәсми дәүләт пенсиясенә алман канцлеры Отто фон Бисмарк нигез салган. 1908 елда Бөекбритания һәм Австралия кушыла.
Россиядә Россия империясендә пенсияне Петр I кертә. Аңа кадәр патша хезмәтендәгеләргә җир яисә тун бүләк иткәннәр. Пенсиягә офицерлар гына лаек була. 25 ел хезмәт иткән солдатларга пенсия каралмый. Инкыйлабтан соң 1918 елда пенсияне Кызыл Армия инвалидларына билгелиләр. 1923 елда отставкага чыккан большевикларга бирелә башлый. 1928 елдан кайбер завод хезмәткәрләренә пенсия билгеләнә. 1937 елдан гади халык та пенсия турында ишетә.
Башкортстанда 2015 елның 1 октябренә Башкортстанда 1 136 788 кеше (эшләүчесе 381 962) пенсия ала. Уртача пенсия күләме — 11 430 сум (~191 $). Социаль пенсия күләме — 8 253,6 сум (~137 $) В Башкирии подсчитали пенсионеров и размер их пенсии.
Пенсия яше Күп илләрдә пенсиягә 65 яшьтән чыгалар. Япониядә генә пенсия яше 70 яшь дип билгеләнгән (илдә гомер озынлыгы – 82 ел). Россиядә хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән чыга.
Пенсия төрләре Бүлү пенсиясе Шартлы-туплау пенсиясе Туплау (җыелып бару) пенсиясе 2002 елдан Россиядә уздырылучы пенсия реформасы пенсияне ике өлешкә бүлде: страховой өлеше һәм туплау өлеше.
Пенсия күләме I — (аена 3000 $) II — (аена 1900 $) III — IV — Израиль V — VI — VII — (аена ~1164 $) ... XVIII — (~280 $)
Кызыклы факт Кытайда пенсияне дәүләт хезмәткәрләренә генә түлиләр. Таиланд һәм Төрекмәнстанда өлкәннәрне балалары кайгыртырга бурычлы дип санала.
Әдәбият Валентин Роик. Обязательное и добровольное пенсионное страхование. М.: Альпина Паблишер, 2014 ISBN 978-5-9614-2235-1 Пенсия:кайда, күпме? Ирек мәйданы, 19 ноябрь, 2015 ел, № 21 (277)
Искәрмәләр
Төркем:Эш белән тәэмин ителү Төркем:Социаль өлкә Төркем:Финанс