Серик Әхмәтов, Серик Нигъмәт улы Әхмәтов, (25.06.1958) — икътисад фәннәре докторы, Казакъстан саклану министры (2014), Казакъстан премьер-министры (2012-2014), Караганда өлкәсе хәкиме (2009-2012), Казакъстан транспорт һәм коммуникацияләр министры (2006-2009).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 25 июнендә Казакъстан ССР Караганда өлкәсе Тимертау шәһәрендә туган. «инженер-металлург» белгечлеге буенча Караганда металлургия комбинаты каршындагы югары уку йортын (1985), Мәскәүдә Россия идарә академиясендә аспирантура (1993) тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторлыгына диссертация яклаган. 1976-1978 елларда армиядә хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы 1975 Караганда металлургия комбинатында токарь өйрәнчеге, токарь. Армиядән дә шушы комбинатка кайта. Фирка эшчәнлеге 1983 Караганда металлургия комбинаты ВЛКСМ комитеты сәркатибе. 1985 Казакъстан ЛКСМ Тимертау шәһәр комитеты беренче сәркатибе. 1986 Казакъстан ЛКСМ Караганда өлкә комитеты беренче сәркатибе. 1989 Казакъстан КП Караганда өлкәсе комитеты җаваплы оештыручысы. 1993 Караганда металлургия комбинатының маркетинг бюросы, соңрак тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге башлыгы. 1994 «Футау» уртак ширкәте башлыгы. 1995 Казакъстанның «Киң дала» агросәнәгать биржасы (1996 елдан тауар биржасы) генераль директоры. 1998-2001 Казакъстан президенты хакимиятенең оештыру- бүлеге дәүләт инспекторы. 2001-2003 Тимертау шәһәре хәкиме. 2003-2004 Алматы шәһәре хәкименең беренче урынбасары. 2004-2005 Казакъстан президенты хакимиятенең оештыру-нәзарәт эше һәм кадрлар сәясәте идарәсенең дәүләт инспекциясе мөдире. 2005-2006 Казакъстанның гомуммилли «Атамәкән» эшмәкәрләр һәм эш бирүчеләр берлеге башкаручы директоры (соңыннан идарә рәисе). 2006-2009 Казакъстанның транспорт һәм коммуникацияләр министры. 2009 Казакъстан премьер-министры урынбасары, бер үк вакытта «Казакъстан Инжиринг» директорлар шурасы рәисе. 2009-2012 Караганда өлкәсе хәкиме. 2012-2014 Казакъстан премьер министры (2012, гыйнвар-сентябрь беренче урынбасар). 2 апрельдә үз теләге белән отставкага китә 2014, апрель-октябрь Казакъстан саклану министры.
Кулга алыну Казакъстан җинаять кодексының 4 буенча (чит мөлкәтне үзләштерү яки туздыру, зур күләмдә ришвәт алу һ.б.) гаепләнә«Капитал» эшлекле мәгълүмат үзәге.
Караганды шәһәренең район суды, Казакъстан җинаять кодексының 176 маддәсенә яраклы, өй сагына алу турында карар чыгараСерик Ахметов взят под домашний арест
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Парасат ордены Хөрмәт ордены (Qurmet ordeny)
Чыганаклар
Сылтамалар Казакъстан премьер-министры сайты С.Н. Әхмәтов «Нур» интернет порталында
Искәрмәләр
Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Казакъстан дәүләт эшлеклеләре Төркем:Казакъстан премьер-министрлары Төркем:Караганда өлкәсе башлыклары Төркем:Казакъстан ССР сәясәтчеләре