Радом () — Польшаның Мазовия воеводалыгында урнашкан шәһәр.
Халык саны — 222496 кеше (2011). Сәгать поясы
Халыкара стандарт буенча Радом Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.
Тарих «Радом» исеме астында 1115 елдан телгә алына башлый. Шәһәр статусын 1350 елдан йөртә. 1364 елда Магдебург хокукын ала. 1404 дә биредә Тевтон орденына каршы булган беренче Польша-Литва униясе төзелә. 1505 тә Радомда Польша кыйралына шляхта ризалыгыннан башка яңа кануннарны кабул итәргә тыйган Nihil novi кануны тәсдыйк ителә. 17 гасыр Радом өчен казалы була: 1628 дә янгын бөтен шәһәрне диярлек юкка чыгара, ә 1660 та шәһәрне швед гаскәре талап бетерә.
Польшаны өченече мәртәбә бүлүдән соң шәһәр Австрия кулына күчә, Наполеон сугышларыннан соң Россия империясе составында Сандомир (1815-1844) һәм Радом (1844-1915) губерналары үзәге.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Австрия-Маҗарстан тарафыннан оккупацияләнә. 1918 дән бәйсез Польша составында. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алманнар тарафыннан оккупацияләнә, 1945 тә ЭККГ чәстләре шәһәрне азат итә. 1976 да Радомда коммунистик режимына каршы эш ташлаулар үткәрелә.
Халык 19461950Ludność i zasoby mieszkaniowe w latach 1946-1974 według podziału administracyjnego kraju z 1 czerwca 1975 r. / Główny Urząd Statystyczny.1960197019781993200220118105493869130116159277184004230374229699222496
Кардәш шәһәрләр Банска-Бистрица, Словакия Даугавпилс, Латвия Һомел, Беларус Хуҗоу, КХҖ Магдебург, Алмания Озёры, Россия Плоешт, Румыния Вилнүс районы, Литва Стара-Загора, Болгария Тәйюән районы, Тәйвән Талавера-де-ла-Рейна, Испания Тернопил, Украин
Искәрмәләр
Төркем:Мазовия воеводалыгы шәһәрләре