Габделхак Әбдерәзәков, Габделхак Әсфән улы Әбдерәзәков, (1915-1984) – ТАССР министрлар шурасы рәисе (1959-1966), РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1966-1979). ВКП (б) әгъзасы (1939 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1915 елның 22 августында (4 сентябрендә) Сембер губернасы (хәзерге Сембер өлкәсе) Иске Кулаткы авылында туган. Пенза өлкәсе Мукшы авыл хуҗалыгы техникумын (1934), читтән торып КПСС ҮК каршындагы югары фирка мәктәбен (1953) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1934-1935 Көнбатыш Себер крае Чува районы җир бүлеге зоотехнигы. 1935-1939 Куйбышев крае Иске Кулаткы районы җир бүлеге зоотехнигы. 1939-1942 Куйбышев өлкәсе Иске Кулаткы районы башкарма комитеты рәисе. 1942-1944 ВКП (б) Куйбышев (1943 елдан Сембер) өлкәсе Иске Кулаткы район комитеты беренче сәркатибе. 1944-1947 ВКП (б) өлкә комитетының совхозлар бүлеге мөдире, сәркатип урынбасары. 1947-1948 ВКП (б) ҮК кадрлар идарәсенең авыл хуҗалыгы кадрлары бүлеге инспекторы. 1948-1954ВКП (б) (1952 елдан КПСС) ҮК авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы. 1954-1959 КПСС ҮК авыл хуҗалыгы бүлегенең РСФСР буенча инструкторы. 1959-1966 Татарстан АССР министрлар шурасы рәисе. 1966-1979 РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Иҗтимагый эшчәнлеге VI чакырылыш ССРБ югары шурасы депутаты (1962-1966). КПСС үзәк ревизия комиссиясе әгзасы (1961-1966).

Чыганаклар Әбдерәзәков Габделхак Әфсән улы. «Гасырлар авазы-Эхо Веков», 1998, № 3/4.

Сылтамалар Татарстанның күренекле шәхесләре Коммунистлар фиркасе һәм шура берлеге тарихы буенча белешмәлек 1898-1991 А. Әбдерәзәков Edu.rt.ru сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан хөкүмәте рәисләре Төркем:ССРБ Югары Шурасының Милләтләр Шурасында ТАССРдан депутатлар