Николай Сидоров (Николай Иван улы Сидоров, ) — язучы-драматург, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), М. Сеспель исемендәге премия (1995), Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 21 маенда ЧАССР Янтык районы Ындырчы авылында туган. «Әдәби-иҗат эшен филологик тәэмин итү» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенЧуаш дәүләт университеты сайтында тәмамлаган (1986). Янтык районы «Ял ĕçченĕ» (Авыл эшчәне) газетасында, Чабаксар оешмаларында төрле вазифаларда (тулай торакта тәрбияче, Чуаш театрында хезмәткәр һ.б.) хезмәт иткән. 1990 елдан һөнәри язучы.
Иҗаты Чабаксар, Алтай, Ижау, Йошкар-Ола театрларында зур уңыш белән барган 50 драма әсәре2006 елгы мәгълүмат авторы. Драматург иҗатында XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы кешесенең тормышында булган үзгәрешләр, әхлак нигезләре какшау, җәмгыятьтә баш калкыткан авырулар турында сөйләнә, кешелекнең идеаллары юкка чыгуга карата чаң сугыла.
«Чуашия» ДТРК драматург әсәрләре буенча 5 телефильм, 17 телеспектакль, 15 радиоспектакль әзерлиЖурналистларның «Медиакратия» милли берлеге сайтында
Әсәрләре «Чабаксар килене» (Шупашкарти савни) шәлкеменә кергән пьесаларда (Чабаксар ТЮЗында сәхнәгә куелган) җәмгыятьтәге тискәре яклар тәнкыйтьләнә. «Таңда кыз елавы» (Хӳхěм хěрěн хӳхлевĕ) әсәрендә Идел Болгарстанында булган тарихи хәлләр тасвирлана. «Күктә йолдызлар җемелди» әсәрендә борынгы заманда чуашларны ислам һәм христиан диненә тарту вакыйгалары сурәтләнә. «Ят оядагы күке» (Ют йăвари куккук) «Яфраклар коела» (Çулçă тăкăнать) «Бәхет янәшәдә йөри» (Юнашарах телей çӳрет) «Качкын» (Таркăн) «Сембер күз яшьләре» (Чĕмпĕр куççулĕ) «Урманда троллейбуслар йөрми» (автор тәрҗемәсендә В лесу троллейбусы не ходят) комедиясе «Хыпар» нәшриятының КИЛ альманахында (2009 ел, 1- сан) басылганЧР милли китапханәсе сайтында «Әфганчы» пьесасында кечкенә кеше белән хакимият вәкилләре арасындагы каршылык сурәтләнә. «Атилла» тарихи драмасы язылган, ләкин театрларда куелмый.
«Нәүрүз» фестивале 1998 «Таңда кыз елавы» пьесасы күрсәтелә.
Кызыклы факт Авторлык хокуларын бозуда гаепләп, язучы «Чувашия» ДТРК сын (ВГТРК) һәм Чуаш дәүләт академия драма театрын судка бирә Е.Губанова. Теледебаты довели до суда. Шуннан соң аның исеме һәм иҗаты онытылуга дучар ителә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Сеспель исемендәге премия (1995). Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999).
Чыганаклар Афанасьева Е. Р. Сидоров Николай Иванович.Чувашская энциклопедия : В 4 т. Чабаксар, 2011. Семенов А. С. Дела и люди Янтиковского района : краткая история района. Чабаксар, 2000 Афанасьев, П. В. Писатели Чувашии : биобиблиографический справочник. Чабаксар, 2006.
Сылтамалар Чуаш белешмәлеге
Искәрмәләр
Төркем:Чуаш язучылары Төркем:Чуашстан язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Драматурглар Төркем:Чуаш дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Чуашстан дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:М. Сеспель премиясе лауреатлары Төркем:Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре