Айдар Фәйзрахманов, Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов (1955 елның 30 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) — опера җырчысы (лирик тенор), музыкант, дирижер, ансамбль җитәкчесе, РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1997), артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019), Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты профессоры (2015 елдан), кафедра мөдире. Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 30 гыйнварында ТАССР Арча районы Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Арча бистәсендә (1796-1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1981-2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе. 2015 Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры. 2011 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
Иҗаты Опера сәхнәсендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. 27 ел опера сәхнәсендә хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Һолландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.
Репертуар
Мисаил («Борис Годунов» Мусоргский), Спалетто («Тоска» Верди), Борса («Риголетто» Верди), Чекалинский, Чаплицкий («Пиковая дама» Пётр Чайковский), Франк («Ярканат» (Летучая мышь Штраус), Бонн («Сильва» Кальман), Урмай («Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов), Галимҗан, Ситдыйк («Башмагым» Җәүдәт Фәйзи).
Эстрада Халык җырларын башкаручы буларак танылу ала. Композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырларын репертуарына кертә. Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Гамил Афзал, Харрас Әюп сүзләренә язылган җырларны, үзе язган Җырлары исемлеге «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары – бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) җырларны башкара.
TV карьерасы 1999-2014 елларда Татар телевидениесендә (Татарстан "Яңа гасыр" ) «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тиз арада тапшыру татар тамашачысының яраткан тапшыруына әйләнә.
Ансамбль җитәкчесе 2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе . Ансамбль белән Австрия, Алмания, Литва, Польша, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Украинада чыгышлар ясый.
Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыраБез формата.ру сайтында
Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.
Шәкертләре Гүзәл Уразова, Эльвира Гафурова, Гөлшат Шәрәпова һ. б.
Китаплары Онытырга мөмкин түгел (төзүче А. Ф. Фәйзрахманов). Казан, 1 китап (2013), 2 китап (2014), 3 китап (2019) – Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле турында җыентык (программаларга аннотацияләр, җырларның тексты, ноталары, МР-3 форматлы диск, фотосурәтләр тупланган).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1989 — Татарстанның атказанган артисты 1997 — Татарстанның халык артисты 2009 — Россиянең атказанган артисты 2019 – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 2020 — Дуслык ордены (РФ) — «ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен» Выдающийся музыкант Айдар Файзрахманов награжден орденом Дружбы. Татар-информ МА, 3.04.2020 2025 — «Дуслык» ордены ― милли сәнгатьне үстерүдә зур казанышлары, күп еллык эшчәнлеге, мәдәнияткә керткән зур өлеше, олы хезмәте өченЗилә Мөбәрәкшина. Айдар Фәйзрахманов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Татар-информ, 30.01.2025 Гаиләсе Хатыны Халисә Габделхәй кызы (1960—2020), Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре булып эшләгән. Озакка сузылган каты авырудан соң 2020 елның 11 июлендә вафат булганАйдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат. Татарстан филармониясе сайты, 11.07.2020. Кызлары Чулпан, Айгөл. Оныклары Ирхан, Айлин.Эльмира Сәлахова. «Авызыма хәмер кабып, сәхнәгә чыкканым юк». «Ирек мәйданы», 27 сентябрь, 2018 ел, 9нчы биттә.
Искәрмәләр
Әдәбият Ч. Яркәева. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахманович // Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан, 2011.
Сылтамалар
Опера һәм балет театры сайты А. Фәйзрахманов «Милләттәшләр» сайтында Айдар Файзрахманов покорил сердца пензенцев
Моны да карагыз
Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Музыкантлар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Тенорлар Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары