Еркегали Рәхмәдиев (Еркегали Рәхмәди улы Рәхмәдиев, ) — казакъ композиторы, Алматы консерваториясе ректоры (1967-1975), Казакъстан мәдәният министры (1990-1993), Казакъстан комипозиторлар берлеге рәисе (1968-1995). Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967), ССРБ (1981) һәм Казакъстан ССР (1975) халык артисты. Казакъстан дәүләт премиясе лауреаты (1980). Казакъстанның Хезмәт Каһарманы (2010). Профессор (1979).

Тәрҗемәи хәле

1932 елның 1 августында РСФСР Казакъстан АССР Симәй өлкәсе Чубартау районы Тугызынчы авылда (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Аягуз районы Мәдәният авылында) туган. Композитор Н. Тлендиев һәм җырчы Б. Жилисбаев авылга килеп, сәләтле балаларны Алматыга музыка укуханәсендә укырга сайлап алалар, әлеге төркемгә Е. Рәхмәдиев та эләгә. Пётр Чайковский исемендәге Алматы музыка укуханәсен (думбыра һәм музыка тарихы һәм теориясе бүлекләрен, 1952), Курмангазы исемендәге Алматы консерваториясенең композиторлар факультетын (Е. Брусиловский курсы, 1957), ССРБ композиторлар берлеге каршында белем күтәрү курсларын, Мәскәү дәүләт консерваториясе аспирантурасын (Г. Литинский, Е. Фортунатов курсы, 1958) тәмамлаган. Яшь композитор беренче әсәрләрен Латыйф Хәмидигә күрсәтә, аннан иҗат нечкәлекләренә өйрәнә.

Хезмәт юлы 1959-1961 Казакъ дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе. 1961-1965 Казакъстан ССР мәдәният министрлыгының сәнгать эшләре буенча баш идарәсе башлыгы. 1966-1967 Абай исемендәге Казакъ дәүләт опера һәм балет театры директоры. 1967-1975 Курмангазы исемендәге Алматы дәүләт консерваториясе ректоры, профессоры (1979). 1968-1995 Казакъстан ССР композиторлар берлеге рәисе, ССРБ композиторлар берлеге сәркатибе. 1990-1993 Казакъстан мәдәният министры. Казакъстан милли сәнгать университетының композиторлык факультеты профессоры.

Иҗтимагый эшчәнлеге Казакъстан ССР 7-11 чакырылыш югары шурасы депутаты. 1989-1991 ССРБ халык депутаты.

Иҗаты Еркегали Рәхмәдиевны исән чагында «тере классик» дип атап йөртәләр. Казакъ көйязарларыннан Котдүс Кужамьяров, Газизә Жубанова, Сыдык Мөхәммәтҗанов, Еркегали Рәхмәдиевтан торган «көчле төркем» үзләренең остазлары булган Евгений Брусиловский, Әхмәт Жубанов, Латыйф Хәмиди, Мокан Түләбаевтан һөнәри таләпчәнлекне, югары иҗади рухны, осталыкны мирас итеп алганнар. Е. Рәхмәдиев казакъ опера сәнгате үсешенә зур өлеш кертә. Үзе дә казакъ музыкасында яңа төр – симфоник көй жанры уйлап чыгара, аның «Дайрабай» һәм «Кодача-думан» симфоник көйләре Казакъстан музыка сәнгатенең иң гүзәл әсәрләре рәтендә.

Опера «Камәр-сылу» (1963), «Дала балкышы» (А. В. Бычков, Г. И. Гризбил белән берлектә, 1967), «Алпамыс» (1973), «Чирәм җир турында җыр» (1980), «Абылай-хан» (1999).

Поэма Солистлар, хор һәм оркестр өчен «Мохтар-ага» поэма-реквиемы (1967), «Аястан» (1968), «Уятылган җир» (1968), «Тантаналы кантата» (солистлар, балалар һәм катнаш хор өчен, 1970), «Фиркагә ода» (1971), «Фиркане данлыйбыз» (1976), «Конституция турында поэма» (1977), «Балхашта кич» хор өчен поэмасы (1962), «Туган елiм» кантатасы (1993), «Жаса Казакъстан - Жаса Нурсултан» («Яшә, Казакъстан - яшә, Нурсолтан» ораториясе (2013).

Оркестр өчен «Амангельды» (1956), «Толгау» (1960), «Дайрабай» симфоник көе (1961), «Бәйрәм көе» (1966), «Ортпа» (1973), «Кодача-думан» симфоник көе (1973).

Башка әсәрләре Г. Мөсрепов истәлегенә оратория-реквием (1987), Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1985), М. Макатаев шигырьләренә 6 романс (1983), Абай шигырьләренә 7 романс (1985) «Майра» музыкаль комедиясе (Г. Мөсрепов либреттосы, 1985), торба һәм оркестр өчен скерцо (1966), М.И. Исиналиев истәлегенә торба өчен элегия (2000), камера-инструменталь әсәрләре, хорлар, җырлар, драма спектакльләренә һәм кинофильмнарга музыка.

Фильмография 1977 — «Транссебер экспрессы». 1970 — «Атаманның үлеме». 1966 — «Аталар җире». 1959 — «Яшәү юлы».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967). Казакъстан ССР халык артисты (1975). ССРБ халык артисты (1981). Казакъстан дәүләт премиясе (1980). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1971) Халыклар дуслыгы ордены (1982). Казакъстанның Хезмәт Каһарманы /«Қазақстанның Еңбек Ері» атағы (2010).

Хәтер Улы Идегәй (Едыге) Рәхмәдиев тарафыннан эшләнгән һәйкәле каберенә куела (Алматы, 2014). CD-диск чыгарылган: Е. Рәхмәдиев. Скрипка һәм оркестр өчен Концерт (солист А. Мусахаджаева, дирижер П. Коган, 2014) «Еркегали Рахмадиев. Мен сендермен біргемін» (Мин сезнең белән бергә) документаль фильмы төшерелгән (2014).

Әдәбият Клара Рәхмәдиева. «Махаббат толы өмірім». Алматы, 2014.

Сылтамалар Композитор Еркеғали Рахмадиев 60 жаста Награда құтты болсын ! Е. Рәхмәдиев Кино-театр.ру сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Ректорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Композиторлар Төркем:Казакъ композиторлары Төркем:Казакъстан композиторлары Төркем:Алматы консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Театр директорлары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Казакъстан композиторлар берлеге рәисләре Төркем:Казакъстан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Казакъстан ССР халык артистлары Төркем:ССРБ халык артистлары Төркем:Казакъстан Дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казакъстанның Хезмәт Каһарманнары Төркем:Казакъстан дәүләт эшлеклеләре Төркем:Алматы хореография укуханәсен тәмамлаучылар