Об култыгы, Уба култыгы () — Кара диңгезенең култыгы (губа), Ямал һәм Гыда ярымутраулары арасында. Об елгасының эстуарие. Озынлыгы 800 км, киңлеге 30-80 км. Өстенлек итүче тирәнлекләр — 10-12 м. Көнбатыш яры тәбәнәк, көнчыгыш яры калку һәм текә. Көнчыгышта Об култгыннан Таз култыгы аерылып чыга. Октябрьдән июньгәчә боз белән капланган. Су күтәрелешләре ярым тәүлекле, биеклеге 0,7 метрга кадәр.
Торак пунктлар — Новый Порт, Ямбург, Мыс-Каменный.
Об култыгы балыкка бай: биредә алабуга, чөгә, нельма, шамбы, , , чекур һ.б. балыклар яши.
Төркем:Россия култыклары