Холестерин (Холестерол) IUPAC номенклатурасы (3β)-cholest-5-en-3-ol химик формуласы C27H45OH моляр масса 386.654 г/моль халәте ак төстәге каты кристаллик җисем тыгызлык 0.95 g/cm³ эрү ноктасы 148–150 °C кайнау ноктасы 360 °C SMILES CC(C)CCCC(C)C1CCC2C1 (CCC3C2CC=C4C3(CCC(C4)O)C)C Холестери́н ( һәм ) — органик матдә, тотрыклы химик кушылма, бик яхшы электр изоляторы.

Холестерин — үт әчелеге булдыру, D3 (дигидрохолестерин) витаминын, шулай ук бөер өсте, җенес бизләре гормоннарын синтезлау өчен нигез матдә.

Нерв җепселләре тышчаларында электр агымын яхшы изоляцияли, холестеринның кимүе (югалуы) анестезия (сизү-тою) кимүгә һәм нерв-психик халәтнең бозылуына китерә.

Холестеринның химик формуласы — C27H45OH.

Экзоген холестеринны һәм эндоген холестеринны аералар.

Кандагы холестерин күләме ммоль/л (РФ стандарты) яки мг/дл да үлчәнә. 1 ммоль/л = 38,665 мг/дл.

Тарих Холестерин XVIII гасырда үт куыгындагы ташларда табыла. 1733 елда үт ташларын беренче булып спиртта һәм скипидарда Валлиснери дигән галим эретә. 1770 елда Пуллетье де ля Салль холестеринны ача. 1775 елда Конради каты үтнең химик төзелешен җентекләп тикшерә.

Физиологик әһәмияте Организмның һәр күзәнәгенең состав өлеше буларак, холестерин күзәнәк мембраналарының тыгызлыгына уңай тәэсир ясый, үсеш факторы булып тора, Вассерман реакциясенең антиген үзлекләрен көчәйтә һәм күтәрә. Эритроцитларда (кызыл кан тәнчекләрендә) холестеринның күләме 150-170 мг/процент, ә лейкоцитларда (ак кан тәнчекләрендә) ул 5 тапкыр күбрәк була.

Күләме Иң күбе — йомырка сарысында 1 810, балык маенда 5 700 мг/процент була. Кешедә Гомуми микъдары — 300-600 (мг/процент) Яралгыда — 500 Баш миендә — 3 000 Арка миендә — 3350-4260 Бөердә — 250-400 Бавырда — 180-400 Мускулларда — 350-370 Майларда — 175-250 Тештә (пульпада) — 110 Дентинда — 24

Майларда һәм эмульсияләрдә Кеше маенда — 175 (мг/процент) Сарык маенда — 29 Каз маенда — 41 Атланмайда — 175-244 Кеше сөтендә — 12-38 Сыер сөтендә — 9-14 Бия сөтендә — 12 Куян (кролик) сөтендә — 109

Иттә Сыер итендә — 67 (мг/процент) Дуңгыз итендә — 60 Бозау итендә — 84 Тавык итендә — 113

Ситостерин Ситостерин — үсемлек холестерины, ул эчәклек аша организмга сеңми һәм холестеринның ашказан-эчәклек аша табигый юл белән тышка чыгарылуына булышлык итә. Мамык маенда — 311 (мг/процент) Көнбагыш маенда (чистартылмаган) — 280 Зәйтүн маенда — 134 маенда — 80

Ясалу юллары Кеше организмында холестерин 2 юл белән ясала. Холестеринның 1/4 өлеше азык белән (экзоген холестерин), ә калган 3/4 өлеше бавырда һәм башка органнарда (эндоген холестерин) синтезлана. Барлык биологик процессларның нигезендә ятып, холестерин синтезланып кына калмый, бәлки тәннең тукымаларында таркала һәм туплана да.

Зыяны Организмда холестеринның артуы зарарлы дип санала. Холестеринны органнарга һәм тукымаларга α (альфа) һәм β (бета) фракцияләренә бүленеп йөртүче липопротеидлар (аксым-май кушылмалары) ташый. Альфа-липопротеидларның атеросклерозны барлыкка китерүдә роле зур түгел дип исәпләнелә. Атеросклерозны бета-липопротеидлар барлыкка китерә, алар холестерин белән актив кушылып, кан тамырлары диварына үтеп керәләр.

Липопротеидларның кан тамырлары стенасына туплану тизлеген һәм туплану дәрәҗәсен аерырга кирәк. Шушы ике зурлыкны белү атеросклерозның көчәю вакытын математик юл белән алдан әйтергә мөмкинлек бирә.

Начар холестеринны арттыра торган факторлар тәмәке тарту гиподинамия яки хәрәкәтсезлек дөрес тукланмау: транс-майларга, җиңел үзләштерелә торган углеводларга (татлы ашамлыклар, кондитер эшләнмәләр) азык-төлеккә өстенлек бирү, көндәлек рационда күзәнәкчек (клетчатка) һәм пектин, поли-туендырылмаган майлы әчелекләр булмау. шикәр диабеты, инсулин һипер-җитештерү, калкансыман биз гормоннары җитәрлек булмавы.

Канда ХОЛЕСТЕРИН ДӘРӘҖӘСЕН ТИКШЕРҮ. Бу тикшерү сезгә атеросклероз, инфаркт, инсульт авырулары янамаганлыгын белү өчен уз­ дырыла. Тикшерүне елга бер тапкыр узу яхшы, ни өчен дигәндә башлангыч этабында холестеринның күләмен диета ярдәмендә коррекцияләп була, чир азган очракта, калган гомер буе кыйммәтле дарулар белән дәваланып яшәргә туры килер.

Искәрмәләр

Чыганаклар Кеше анатомиясе, физиологиясе, гигиенасы (төзүчеләре Ф.Г. Ситдыйков, А.А. Гайнуллин, Ф.Г. Иштирәкова). Казан: Мәгариф, 2001. ISBN 5-7761-0563-3 В.Ф. Богоявленский. Йөрәгегезне саклагыз. Казан, 1978.

Сылтамалар

XuMuK.ru сайтында Холестерин турында

Моны да карагыз

Төркем:Биология Төркем:Медицина Төркем:Медицина турында тәмамланмаган мәкаләләр Төркем:Стероидлар