Артем Пискунов, Артем Олег улы Пискунов (1989 елның 5 июне, СССР, РСФСР, ТАССР Мөслим районы Яңа Усы) ― драма актеры, 2008 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Тантана» (2014), Дамир Сираҗиев (2011; 2024), Муса Җәлил (2017) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган артисты (2025).
Тәрҗемәи хәле
1989 елның 5 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Усы авылында биш балалы гаиләдә туган. Апасы, ике абыйсы, энесе барЭнҗе Шәйхетдинова. Артем Пискунов: Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми. «Ватаным Татарстан», 12.04.2026. Әтисе Олег Романович ― керәшен, әнисе Гөлсинә Актаныш районы Гәрәй авылыннан, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Апасы дипломлы программист та, бухгалтер да, укытучы да. Абыйсы ― эретеп ябыштыручы булып эшли. Кече абыйсы ― ветеринар. Энесе сәүдә-икътисад юнәлешендә укыган һәм хәзер бизнестаРаил Садретдинов. Артем Пискунов: «Кыйналулардан курыкмадым». Интертат, 11.08.2024.
Казан театр укуханәсен (Рәшит Заһидуллин курсы, сәхнә теле укытучысы Габдерәүф Нуриев), КФУ татар филологиясе факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы 2008 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрына билгеләнә. Шул ук елны, Зөлфәт Закиров Мәскәүгә укырга кергәнлектән, бер урын бушап, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына күчә.
Иҗаты Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» романтик драмасында Ричард Галин ролен башкаруы танылу китерә. Театр белән Россия өлкәләрендә, Төркиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була. Уильям Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны уйнау яңа уңыш китерә.
Уйнаган рольләре Гамлет — «Гамлет. Күренешләр» У. Шекспир. Рөстәм — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева. Марат — «Бәйрәм белән, кызлар!» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин. Шагыйрь — «Сөй гомерне!» Г. Тукай. Рамазан — «Төн яна учакта» Х. Ибраһим. Барлас — «Кияүләр» Х.Вахит. Артем — «Мәхәббәт баскычы» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин. Хор — «Төш» Т. Миңнуллин. Әлтафи — «Без — кырык беренче ел балалары» М. Мәһдиев. Гада — «Йосыф — Зөләйха» Н. Хисамов. Автор — «Язмышым юллары» Р. Вәлиев. Помидор Әфәнде, Мистер Кишер, Профессор — «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари. Ильяс — «Назлы кияү» К. Тинчурин. Ят кеше — «Без барыбыз да кешеләр» Эрих Мария Ремарк. Язучы — «Гашыйклар тавы» И. Юзеев. Артист — «Өметсез хыяллар» Федерико Гарсиа Лорка. Камыр батыр — «Шүрәле- online» Ш. Фәрхетдинов. Рөстәм — «Нәрсә соң ул Яңа ел» Ш. Фәрхетдинов. Ричард Галин — «Айгөл иле» М. Кәрим. Җәләл — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал. Илгизәр — «Яшьлегем- юләрлегем» Т. Миңнуллин. Батырхан ― «Җилкәнсезләр» К. Тинчурин һ.б. Фильмография 2025 ― «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы (режиссёр Александр Далматов, «Ватан 21 гасыр» киноширкәте) ― Мирзанур
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2014 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә ― Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә Гамлет роле өчен. 2014, 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе Министерство культуры Республики Татарстан 2017 ― Муса Җәлил премиясе — «театр сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен» 2022 ― «Яңа татар җыры II» бәйгесенең «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 3нче урын ― «Татарстан» җыры белән (Артем Пискунов көе һәм сүзләре)Лилия Заһидуллина. «Яңа татар җыры»: җиңгән җырлар кайсы сандыкта ята, конкурс тирәсендә кем тавыш чыгара? Интертат, 24.12.2022 2025 ― Татарстан Республикасының атказанган артистыАртему Пискунову присвоено почетное звание. kzn1.ru, 12.08.2025 Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Фәнзилә Мостафина. Артем белән әңгәмә. «Безнең гәҗит», 11.03.2015 Максим Шубин. Роль Гамлета на татарском языке принесла молодому актеру престижную премию. «Казанские ведомости», 08.05.2014.
Сылтамалар Тинчурин театры рәсми сайты Артем Пискунов: «Миңа миллиард доллар бирсәләрме..» Раил Садретдинов. Артем Пискунов: «Кыйналулардан курыкмадым». Интертат, 11.08.2024
Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татар артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары