Нәнҗиң, Нанкин (, сүзгә-сүз — «Көньяк башкала») — Кытай шәһәре, Җаңчи провинциясенең административ үзәге. География Шәһәр Янцзы елгасының түбән агымында, Шаңхайдан 260 км ераклыкта урнашкан. Тарих Нәнҗиңгә б.э.к. 472 елда нигез салынган. Берничә исем йөрткән. 1368—1421 елларда Миң империясенең башкаласы. 1421—1911 елларда Җаңниң үзәге. 1853—64 елларда Тайпиң фетнәчеләрнең башкаласы. 1911—1912 елларда Сунь Ятсен җитәкчелегендәге Кытай Җөмһүрияте хөкүмәтенең резиденциясе. 1912 елдан Җаңсу провинциясенең административ үзәге. 1927—1937 һәм 1946—1949 елларда — Кытай Җөмһүрияте башкаласы. Административ бүленеш
Харита Район Кытайча Халык саны Мәйдан 1 Чүәнву районы 651,957 80.97 2 Чинхуай районы 1,007,922 50.36 3 Җенье районы 426,999 82.00 4 Гулоу районы 1,271,191 57.62 5 Юхуатай районы 391,285 131.90 6 Чичә районы 644,503 340.00 7 Җаңниң районы 1,145,628 1,573.00 8 Пукоу районы 710,298 913.00 9 Люхы районы 915,845 1,485.50 10 Лишуй районы 421,323 983.00 11 Гаочун районы 417,729 801.00 Икътисад һәм мәдәният Илнең эре икътисади, гыйльми һәм мәдәни мәркәзе. Станоклар төзү, иликтер һәм радио аппаратураны эшләп чыгару, автомобилләр төзү һәм авыл хуҗалыгы машиналар төзүе, металлургия, хмимя, цемент, тукымачылылк, азык-төлек сәнәгате кярханәләре, җылылык иликтер станциясе бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарыла.
Тарихи истәлекләр — «Император шәһәре» (14—15 гасырлар), шәһәр дивары (озынлыгы 34 км), гыйбадәтханәләр, һ.б.
Шәһәрдә Кытай Фәннәр Академиясенең филиалы, туфракны өйрәнү һәм география институтлары, университет һ.б. югары уку йортлары, музейлар, ботаника һәм хайванат бакчалары, күзәтүханә бар. Галерея
Төркем:Кытай шәһәрләре