Азамат Гафаров, Азамат Фидан улы Гафаров (1974 елның 19 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — драма артисты, җырчы, Уфа дәүләт «Нур» татар театрының (1993―1996), М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының (1996 елдан) әйдәүче артисты, Башкортстан Республикасының атказанган (2004) һәм халык (2014) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1974 елның 19 июнендә Уфада күренекле драма артисты Фидан Сафа улы Гафаров (1947) гаиләсендә туган. Уфаның 35нче санлы мәктәбен, Уфа дәүләт сәнгать институтын (1996) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1993― 1996 елларда ― Уфа дәүләт «Нур» татар театры. 1996― ― Гафури театры.
Иҗаты Репертуары Сергей Сергеич Паратов ― «Бирнәсез кыз» А. Н. Островский. Сәлим «Хыялый» ― С. Әбүзәров. Тимерхан ― «Нәркәс» И. Юмагулов. Шер-Хан ― «Маугли» Р. Киплинг — А. Әбүшахманов, И. Казакбаев. Каһым-түрә ― «Каһым-түрә» Б. Бикбай. Хәбир ― «Сөю гөнаһмы ?» Т. Миңнуллин. Азнагул ― «Мәхәббәт һәм нәфрәт» З. Биишева. Илшат ― «Атыңны биреп тор!» Р. Кинҗәбаев. Ричард Галин ― «Айгөл иле» М. Кәрим. Миловзоров ― «Гаепсездән гаеплеләр» А. Островский. Ильяс ― «Гүзәлем Әсәл» Ч. Айтматов һ.б.
Фильмографиясе 2003 ― «Әрлән көне»(День хомячка) реж. В. Мөхәммәтҗанов (Русское Счастье Энтертеймент, Башкортстан киностудиясе, Муха студиясе) — Менеджер. Кино-театр.ру сайтында 2007 ― «Рәхмәт» Реж. Ә. Райбаев. Афиша.ру сайтында
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2004 ― БР атказанган артисты 2014 ― БР халык артисты 2024 ― «Хезмәт каһарманлыгы өчен» медалеЮбилейный бенефис Азамата Гафарова. Культурный мир Башкортостана, 26.10.2024 Искәрмәләр
Сылтамалар Гафури театры рәсми сайты Шәхси сайты «Мой мир»да шәхси бите
Моны да карагыз Җырларын тыңларга (аудио)
Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татар җырчылары Төркем:Нур театры актерлары Төркем:Гафури театры актерлары