Александр Славутский (Александр Яков улы Славутский, ) – драма театры режиссёры, Качалов театры сәнгать җитәкчесе-директоры. Россиянең (2007) һәм Татарстанның (2011) халык артисты, РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Тукай премиясе лауреаты (2000), Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 27 ноябренда Чиләбедә туган. Цвилинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы һөнәри студияне, «драма режиссёры» белгечлеге буенча Щукин исемендәге театр укуханәсен (Е. Вахтангов исемендәге театр каршындагы вуз, Б. Захава курсы) (1974), ГИТИСта югары режиссёрлык курсларын (1979) тәмамлаган.
Хезмәт юлы Чиләбе ТЮЗы артисты 1974-1981 М. Горький исемендәге Чиләбе драма театрында, Новокузнецк драма театрында режиссёр –куючы. 1981-1987 Чита өлкә драма театрында баш режиссёр, В. Маяковский театрында (Мәскәү) стажировкада. 1987-1993 Ростов академия театры баш режиссёры. 1994 елдан В. Качалов исемендәге театр (Казан) баш режиссёры, 2007 сәнгать җитәкчесе-директоры.
Иҗаты Куйган спектакльләре 1994 — «Ревизор» Н. В. Гоголь. 1994, 2007 — «Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров. 1997 — «Шомлы йомыркалар» (Роковые яйца) М. А. Булгаков. 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем. 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин. 2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт. 2001 — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том-Агата Кристи. 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +). 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехов. 2005 — «Җәмгыятьтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи. 2006 — «Ханымның килүе» (Визит дамы) Дюрренматт. 2007 — «Глумов» А. Н. Островский . 2007 — «Түгәрәкнең шакмагы» (Квадратура круга) В. П. Катаев. 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский. 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров. 2010 — «Хөрмәтле гражданнар» (Уважаемые граждане) М.Зощенко. 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен 1996 — «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трём апельсинам) М. А. Светлов. 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен. 2000 — «Табиб Айболит» К. И. Чуковский. 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц. 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) А. Н. Толстой. Качалов театры рәсми сайтында
Иҗтимагый эшчәнлеге 2014 V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты («Бердәм Россия» фиркасеннән), мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы. Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән) Славутский Александр Яковлевич. ТР ДШ рәсми сайты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россиянең халык артисты (1997). Татарстанның халык артисты (2011). РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986). Тукай премиясе (2000) – В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен куйган өчен. Россия хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе (2007). Дуслык ордены (2010). 2021 ― «Алтын битлек» фестиваленың «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» махсус премиясе Александр Славутский. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты. 2025 ― «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ― Ватан мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Министерство культуры РТ, 10.03.2025 Искәрмәләр
Сылтамалар
ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты Качалов театры рәсми сайты
Шулай ук карагыз
Төркем:Шәхесләр:Казан Зур театры Төркем:Щукин исемендәге театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Режиссёрлар Төркем:Театр директорлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Казанның Мактау китабына кертелгәннәр Төркем:«Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены кавалерлары