Эчке Монголия ( ; ) — Кытай Халык Җөмһүрияте составында мөхтәри район.

Башкаласы — Көкхот (Хух-Хото) шәһәре. География Территориянең зур өлеше Монгол платосында ята. Таулы урыннар 50 % тәшкил итә. Рельеф төньяктан көньякка таба түбәнәя. Иң биек ноктасы Хеләншән тавы (3556 м). Көнбатыш өлешен чүлләр биләп торалар.

Климаты кискен континенталь. Гыйнварның уртача температураси төньякта —30°, көньякта —6°, июльнеке төньякта +20°, көньякта +24°. Еллык явымнар саны 100—500 мм. Эчке Монголиянең төньягында тайга урманнары, үзәк өлешендә башаклы дала үсемлекләре үсә. Иң зур елга — Хуанхэ. Күлләр күп. Халык 1964 1982http://www.geohive.com/cntry/cn-23.aspx 1990 2000 2010 12 348 638 19 274 279 21 456 798 23 323 347 24 706 291 Милли состав (2010): кытайлар — 19 650 665 кеше (79,54%), монголлар — 4 226 090 кеше (17,11%), манҗурлар — 452 765 кеше (1,83%).

Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 6 татарны теркәгән中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口.

Административ бүленеш Map # Исем КытайчаПиньинь Монголча(кирилл язуы) Халык саны (2010)— Шәһәр бүлгеләре —2Баяннур巴彦淖尔市Bāyànnào'ěr Shì1,669,9153Ухай乌海市Wūhǎi Shì532,9024Ордос鄂尔多斯市È'ěrduōsī Shì1,940,6535Баотоу包头市Bāotóu Shì2,650,3646Көкхот呼和浩特市Hūhéhàotè Shì2,866,6157Уланчаб乌兰察布市Wūlánchábù Shì2,143,5909Чифың赤峰市Chìfēng Shì4,341,24510Туңляо通辽市Tōngliáo Shì3,139,15312Хөлөнбуйр呼伦贝尔市Hūlúnbèi'ěr Shì2,549,278— Аймаклар —1Алашән аймагы阿拉善盟Ālāshàn Méng231,3348Шилин-гол аймагы锡林郭勒盟Xīlínguōlè Méng1,028,02211Хиңган аймагы兴安盟Xīng'ān Méng1,613,250 Икътисад Халык хуҗалыгының иң үскән тармаклары булып металлургия, авыл хуҗалыгы (шикәр чөгендере, сарык ите һәм сөт продуктларны җитештерү), җиңел сәнәгате (кәшемир әйберләр) торалар. Искәрмәләр

Төркем:Кытай төбәкләре Төркем:Эчке Монголия