Гәнсу́ (; пиньинь Gānsù) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.
Башкаласы — Ләнҗу шәһәре. География Рельефы таулы. Климаты континенталь. Еллык явымнар саны 150—400 мм, көньяк-көнчыгышта 600 миллиметргача. Зур өлешен тау даласы һәм тау чүле ландшафтлары алып тора. Тарих Гәнсу территориясе кытайлылар тарфыннан б.э.к. 3—2 гасырларда басып алынган. Провинция буларак 13 гасырда Чиңюән, Линҗао һәм Фын өлкәләрнең берләшүдән барлыкка килгән. Провинциянең көньягы аша Хуанхэ (кытай теленнән "сары елга") елгасы ага.
Халык 1964 1982 1990 2000 2010 12 630 569 19 569 261 22 371 141 25 121 191 25 575 263 Милли состав (2010): кытайлар — 23 164 817 кеше (90,58%), хуэй — 125 864 кеше (14,92%), дуңшаңнар — 546 255 кеше (2,14%), тибетлылар — 488 359 кеше (1,91%).
Шуның өстенә, җанисәп провинциядә 18 татарны теркәлгән.中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口 Административ бүленеш Харита # Исем КытайчаПиньинь Халык саны (2010)— Шәһәр бүлгеләре —1ҖучүәнJiǔquán Shì1,095,9472ҖәюгүәнJiāyùguān Shì231,8533ҖаңъеZhāngyè Shì1,199,5154ҖинчаңJīnchāng Shì464,0505УвейWǔwēi Shì1,815,0546БәйинBáiyín Shì1,708,7517ЛәнҗуLánzhōu Shì3,616,16310ДиңчиDìngxī Shì2,698,62211ЛуңнәнLǒngnán Shì2,567,71812ТиәншүйTiānshuǐ Shì3,262,54813ПиңлияңPíngliàng Shì2,068,03314ЧиңьяңQìngyáng Shì2,211,191— Мөхтәри бүлгеләр —8Линчия хуэй мөхтәри округыLínxià Huízú Zìzhìzhōu1,946,6779Гәннән тибет мөхтәри округыGānnán Zāngzú Zìzhìzhōu689,132
Икътисад Гәнсу, нигездә, игенчелек районы. Хуаңхе елгасының югары агымында ясалма сугару борынгылыктан таралган булган.
Бодай, тары, гаолян, кукуруз, арпа, шикәр чөгендере, тәмәке, мамык үстерәләр. Терелекчелек үсеш алган (сарык, МЭТ, як, дөя, елкы). Юймин тирәсендә нефть чигарыла һәм эшкәртелә. Ташкүмер, бакыр вә тимер нәре казып чыгарыла. Химия һәм металл эшкәртү сәнәгате эшханәләре бар.
Искәрмәләр
Төркем:Кытай вилаятьләре