Зәйнуллин – фамилия. «Зәйнулла» исеменнән ясалган. Башка вариантлары: Зәйни , Зәйнетдин.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Җәмил Зәйнуллин (1946—2020), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы. Зәки Зәйнуллин (10.07.1933―4.03.2021), язучы, техник фәннәр докторы. Зөфәр Зәйнуллин (1958), җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, һөнәри хәрби, техник фәннәр докторы. З. Л. Зәйнуллинның улы. Илгизәр Зәйнуллин (1936–2014), 1976―1983 елларда КПССның Сарман, 1983―1990 елларда Буа райкомнары беренче секретаре, 1973―1975 елларда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ленур Зәйнуллин (1983), 2015 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры. «Татар җыры» фестивале лауреаты. Мөхәррәм Зәйнуллин, Чистай колхоз-совхоз театры, Минзәлә театры артисты Минзәет Зәйнуллин, Урмай авылы башлыгы (Чуашстан) Насыйфулла Зәйнуллин (1931-1981), хезмәт каһарманы. Рәшит Зәйнуллин (1945), техник фәннәр докторы (1987), профессор (1994). БР атказанган фән эшлеклесе (2005). Рөстәм Зәйнуллин (1976), 2022 елның гыйнварыннан Белгород өлкәсе вице-губернаторы. Руслан Зәйнуллин (1982), хоккейчы (һөҗүмче), яшьләр дөнья чемпионатының алтын медале иясе (2002).
Зәйнуллина Лилия Зәйнуллина: Лилия Зәйнуллина (1960), БДУ профессоры. Лилия Зәйнуллина (1967), Кариев театры вокал педагогы. Камәр Зәйнуллина, Чистай колхоз-совхоз театры, Минзәлә театры артисты. Рәйхана Зәйнуллина (1947), педагог, китаплар авторы. Рима Зәйнуллина, курчак театры артисты
Төркем:Шәхесләр