Таганрог култыгы (, ) — Азак диңгезенең төньяк-көнчыгыш өлешендәге култык. Долгая вә Белосарайская ком телләре култыкны диңгездән аерып торалар. Озынлыгы 140 км, керү урынында киңлеге 31 км, уртача тирәнлеге 5 м. Декаҗрьдән мартгача боз белән каплана. Таганрог култыгына Тын, Кальмиус, Миус вә Ея елгалары коялар. Мөһим портлар — Мариуполь (Украина), Таганрог, Ейск (Россия).
Төркем:Азак диңгезе култыклары Төркем:Украина култыклары Төркем:Краснодар крае култыклары Төркем:Ростов өлкәсе култыклары Төркем:Таганрог