Нәзифә Кадыйрова, Нәзифә (чын исеме Нәсифә) Җәвәт кызы Кадыйрова (1954 елның 13 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун) ― эстрада җырчысы. Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022)
Тәрҗемәи хәле 1954 елның 13 апрелендә Башкортстан АССР Учалы районы Ахун авылында туган. Әтисе Җәвәт ― ветеринар, әнисе Хәбирә ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән колхозчы. Сеңлесе Сәкинә, энесе Сабит (Ахунда яшиләр). Җырлау сәләте әнисеннән күчкән. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага музыка училищесына (1960 елдан сәнгать укуханәсе) укырга килгән. Әмма эстрада бүлеге юк, дип, филармониягә җибәргәннәр. 1971 елдан Илфак Смаков бригадасында эшли башлаган. Музыка буенча махсус белеме юк. Вокал дәресләре алган.
Иҗаты
Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978). Мәскәүдә (1997) «БАССР (БР) мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре»ндә катнаша. Рим Хәсәновның «Мандолина» җыры белән Мәскәүдә «Җыр белән тормыш буенча» (С песней по җизни) (1979) конкурсында катнашып, популярлык казана. Сочида «Совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсы»нда (1980) катнашып, диплом иясе була. Төркиядә фестивальдә «Алтын банан» премиясе (1993) ала. Мәскәүдә «Россия» концертлар залында, П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясый. Людмила Гурченко, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, Лев Лещенко, Мөслим Магомаев, Роза Рымбаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Чепрага, Леонид Серебрянников, Ксения Георгиади белән бергә чыгыш ясый. Композиторлар Владимир Шаинский, Ян Френкель, Микаэл Таривердиев, Сергей Саульский, Давид Тухманов, Евгений Мартынов белән хезмәттәшлек итә. Салават Низаметдиновның «Половинки» (Яртылар) мюзиклында җырлый, «Звезда любви» (Мәхәббәт йолдызы) рок-операсында Ана (Мәдинә) партиясен башкара. Польша, Монголия, Алмания, Маҗарстан, Дания, Һиндстан, Шри-Ланка, Италия, Швеция, Австрия, Төркиядә чыгыш ясый.
Репертуар Композиторлар Роберт Газизов, Нур Даутов, Заһир Исмәгыйлев, Роза Сәхәветдинова, Рим Хәсәнов, Мәсгут Имашев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Тәлгать Шәрипов, Салават Низаметдинов, Айрат Кәримов, Газиз Дәүләтбирдин, Ризван Хәкимов, Абрар Габдрахмановның вокал өчен әсәрләре; Чит ил, борынгы рус һәм чегән романслары («Не грусти», «Я помню вальса звук прелестный», «Осенняя мелодия», «Очаровательные глазки», «Мой костер», «Ехали цыгане», «Ночь светла», «Только раз бывают в жизни встречи», «Отрада»); Татар, башкорт, казакъ, молдаван халык җырлары
Дискография «Нәзифә Кадыйрова җырлый» (гигант-диск). «Мелодия» фирмасы (1979)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган артисты (1982) БАССР халык артисты (1987) ТР атказанган артисты (1996) РФ атказанган артисты (2005) Салават Юлаев премиясе (1994) Халыклар дуслыгы ордены (БР) (2014) Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022) ― югары һөнәри осталыгы, мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасы һәм Уфа музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Солистка башкирской эстрады Назифа Кадырова стала Почетным гражданином Уфы. ИА Башинформ, 29.06.2022. 2025 ― Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров вручил государственные награды России и Башкортостана. Башинформ, 10.10.2025. Шәхси тормышы 1977 елда, 23 яшендә, бозда мотокросс буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровка (1941―1993) кияүгә чыккан (өченче хатыны). 16 ел бергә яшәгәннәр. Кызы Гүзәл (2009 елда пневмониядән вафат булган). Оныклары Данил (2003), Лиза (2006). Икенче никахы (2009 елдан) ― Гали Алтынбаев (1956 елгы), БР халык артисты, аккомпаниатор-концертмейстер (беренче никахыннан ике кызы бар). Уфада һәм шәһәрдән читтә үз йортлары белән яшиләрЭльмира Сәлахова. «Җырлау сәләте әниемнән күчкән». «Ирек мәйданы», 12.12.2024, № 49 (741), 8-9нчы бит. Искәрмәләр
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Уфа филармониясе рәсми сайты Мин йолдыз түгел
Моны да карагыз
Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Җырчылар Төркем:Романс башкаручылар Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары Төркем:БР Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары Төркем:«Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүчеләр