Амур (, ) — Көнчыш Азиядәге елга, Шилка һәм Аргунь елгалары кушылуыннан хасил була.
Озынлыгы 2824 км, Аргун кушлдыгы башыннан — 4440 км. Бассейнның мәйдан 1855 мең км². Амур югары агымда биек таулар арасында, урта һәм түбән агамында түбәнлекләр аша ага. Аурның һидрогрфик челтәре үз эченә 10610 елга һәм 61426 күл кертә. Нигездә җәйге-көзге яңгырларыннан су ала.
Төп кушылдыклар: Зея, Бурея, Амгун (сул), Сунгари, Уссури (уң). Уртача чыгымы Богородское авылы тирәсендә 10900 м³/сек. Ноябрь башыннан май башына кадәр боз белән каплана. Иң каты ташкынлары 1897, 1928, 1956 һәм 2013 елларда булган. Көймәләр йөрешле елга. Амурда йөзгш якын балык төре бар, шулардан 20 төре — эндемик.
Амур буенча Россия-Кытай чиге үтә.
Төркем:Охота диңгезенә коючы елгалар Төркем:Һейлоңҗаң елгалары Төркем:Байкал арты крае елгалары Төркем:Амур өлкәсе елгалары Төркем:Яһүд автономияле өлкәсе елгалары Төркем:Хабарау крае елгалары Төркем:Чик буе елгалары Төркем:Маньчжурия Төркем:Россия елгалары