Таңсылу Карамыш, Таңсылу Фаяз кызы Мәхмүтова (; 1948 елның 3 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Бөрҗән районы Байназар ― 2026 елның 26 феврале, РФ, БР, Уфа) ― язучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001). СССР язучылар берлеге әгъзасы (1984).
Тәрҗемәи хәле 1948 елның 3 мартында Бөрҗән районы Байназар авылында туган. XX гасыр башы күренекле җәмәгать эшлеклеләре бертуган Карамышевлар нәселеннән. Уфада 1- санлы интернат-мәктәпне, дәүләт университетын (1971), фирка өлкә комитеты каршындагы кадрларны камилләштерү курсларын (1984) тәмамлый.
1971-1998 елларда республика матбугатында: «Башҡортостан ҡыҙы» (1971), «Ағиҙел» (1982-1989), «Шоңҡар» (1994-1997, баш мөхәррир) журналларында, «Башҡортостан пионеры», «Ленинсы» газеталарында эшли. Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында (1972-1977), Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшриятында (1992-1994), радиотелекомитетта (1998-2003) хезмәт итә. Шәхси эшмәкәр була. Контрагент сайтында «Урал» милли үзәге җаваплы сәркатибе. Башинформ
2026 елның 26 февралендә 78нче яшендә озакка сузылган авырудан соң вафат булганЛейла Аралбаева. В Башкирии умерла известная поэтесса Тансылу Карамышева. Башинформ, 26.02.2026. Иҗаты
Беренче китабы – «Чакыр мине» (1981). «Яшьтәшләрем» (1988), «Кочагыңа ал, тормыш» (1985), «Гөлләмә» (1993), «Күңел догалары», «Мәңгелек сәяхәт» шигырь җыентыклары авторы. Шигырьләре «Башкортстан поэзиясе антологиясе»нә (2007) кертелгән. Мир книг сайты Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001) Рәми Гарипов премиясе (1993) Г. Сәләм премиясе Искәрмәләр
Әдәбият Р. Бикбаев, А. Юлдашбаев. «Антология поэзии Башкортостана». Уфа, 2007. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек)
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр